Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мегафермада... алмагачлар

Хөрмәт

Шушы көннәрдә Нөнәгәр авылыннан күптәнге танышым Наил абый Салихов шалтырата. 91 яшьтә булса да, ул әле дә бөтен нәрсә белән кызыксына, барысыннан хәбәрдар. Язмаларымны укып та, фикерләрен әйткәләп, бәйрәмнәр белән котлап та шалтыраткалап тора.

–Сеңлем, Фердинанд тагын сөендерде бит әле, – дип башлады ул бу юлы сүзен. Фердинанд дигәне ул яшәгән җирлектәге хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. – Басу-кырларны йөртеп кайтты, фермаларда булдык, яңа бакча-мәктәп комплексын, ремонттан соң ачылган мәдәният йортын карадык. Мине генә түгел, райондагы унлап элекке хуҗалык рәисләрен кунакка чакырган булып чыкты. Кая гына барсак та, эшләрен күреп, сокландык. Бүген көн саен утыз тонна сөт саталар икән. Бу безнең чор рәисләре ышана торган сан да түгел. Бөтен җирдә тәртип, басуларында бөтен төрле уңыш та күкрәп үскән, бер бөртек чүп үләне күрмәссең, барлык ферма яннары шау чәчәктә. Яңа мегафермасында хәтта үзләрендә эшләүчеләр өчен тавык асрыйлар, яшелчә үстерәләр, җиләк-җимеш агачлары утыртканнар. Гаҗәп инде менә! Башка  бер генә урында да элекке җитәкчене Фердинанд кебек зурламыйлар. Минем бит инде рәислектән киткәнгә дә утыз ел...

Картлыкта хөрмәт дигәнең шулкадәр тансык шул инде, бигрәк тә гомер буе кеше арасында йөргән, һәрчак игътибар үзәгендә булган, барысы да бик ихтирам иткән кебек тоелган кеше читтә калуны авыр кичерәдер. Наил абый бу турыда ел да шалтыратып, сөенеп сөйли. Кайсы яктан карасаң да, хуплауга лаек гамәл шул.

Фердинанд һәм аның командасы ирешкән уңышлар турында без берничә тапкыр яздык инде. Яңалыклардан курыкмыйлар. Бераз бармый торсаң, бу хуҗалыкта әллә никадәр үзгәреш була.

–Тавык та асрый башладыгызмыни? – дип шалтыратам Фердинандка, Наил абый сөйләгәннәрнең хаклыгына тагын бер кат ышану өчен.

–Күптәнге фикер иде инде ул. Ниһаять, быел җитешеп, йомырка сала торган  50 тавык, ике әтәч алып җибәрдек. Аларга матур гына кетәклек салып куйдык.

–Яшелчә дә үстерәсез икән...

–Теплицада үзебезнең ашханә өчен кыяр-помидор үстерә башладык. Анысы да бу язда, беренче тапкыр гына утырттык әле...

–Мегаферма янына җиләк-җимеш агачлары да утырткансыз, диләр...

–Барысы да шул ферма территориясендә инде аның. 138 төп алмагач-груша агачларын Киров питомнигыннан бер ел гарантия белән килеп утыртып киттеләр. Үсмәгәннәрен бер ел эчендә кабат утырталар дигән сүз...

Ферма дигәндә күпләр тездән саз ера торган, үтеп-чыгып булмый торган урыннарны күз алдына китерәдер. Бардыр, әлегә кадәр андыйлары да бардыр. Тик Фердинанд кебек тәртип, чисталык ярата торган урында исә, каралтылары да җепкә тезгән кебек, идеаль тәртиптә урнашкан, ферма ишегаллары да шау чәчәктә булыр. Тавык-чебешкә дә, теплицага, җиләк- җимешкә дә урын табылыр. «Әле анда урын иркен бит, хыялда тагын берәр фикер юкмы соң?» – дигән сүземә ул көлеп кенә куйды. Димәк, бар әле. Анысын алга таба күрербез.

 

 

 

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев