Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Менә шундый Райнур яки Бариевлар феномены

Районда данлыклы комбайнчы Райнур Бариев турында язарга җыендым да, күп еллардан бирле белгән бу егетнең, абыйсы - шулай ук легендага тиң комбайнчыларыбызның берсе Ревальнең гел шулай алдынгы булуының, макталуының сере нәрсәдә икән соң дип уйлана калдым.

Юкса, аларның икесенә дә җир эшкәртү, печән чаптыру, тегермән тарттыру (икесенең дә шәхси тракторлары бар, буш вакытларында да тик тора белми алар) ише мәшәкатьләр белән мөрәҗәгать иткән булды, инде шул чакларда ук бар төрлесен җиренә җиткереп эшләүләрен күреп, боларны тиккә генә мактамыйлар икән, дип нәтиҗә ясаган идем.

- Үз-үзенә ниндидер бурыч куеп, китапча әйтсәк, максат куеп, бер нәрсәгә карамыйча әнә шуны үтәргә, эшләргә тырыша торган, үҗәт кешеләр була. Һәм нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган сәләтле кешеләр. Бариевлар әнә шундыйлардан. Соңгы елларда Реваль абый эшләми инде, шуңа Райнур турында әйтәм. Ул беркайчан булмый, эшли алмыйм дими һәм эшли дә, - ди "Татарстан" хуҗалыгы рәисе Айнур Нотфуллин. - Мактанмый да, зарланмый да, ашау вакытында килмәсәң, туктап, сөйләшеп тә тормый - эшләвен белә...

Баш агроном Алмаз Шиһапов та шулай ди. "Элегрәк комбайнчылар Ревальнең кулы җиңел дип иң элек басуга аны кертеп җибәрәбез диләр иде, Райнурны да шулай итмиләрме?" - дим. "Алай итмиләр бугай, ул бит башкалардан аерылып торырга яратмый да, егетләр барысы бергә инде", - ди Алмаз.

Комбайнчылар династиясеннән Райнур. Әтисе Равил абый гомере буе хуҗалыкның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы булган. Бу техника серләрен Ревальгә нәкъ менә әтиләре өйрәтсә, ул - Райнурга, Райнур Ревальнең улы Риназга... - Дүртенче кеше инде шушы кырларда хезмәт итә. Барысының бергә эшләгән елларын, шушы басу-кырларда үткән юлларын, урган гектарларын, суктырган ашлыкларын исәпләсәң, нинди саннар чыгар иде икән? Абыйлы-энеле икесе куйган рекордлы саннар гына да бихисап ләбаса. Дөрес, әлегә Риназ ярдәмче генә. Әмма инде әтисендә - бер ел, абыйсында икенче сезонын ярдәмче булып эшләүче егетне мактап туя алмыйлар (сүз уңаеннан, быел "Ялкын" журналы бу уңган егет турында бик матур, бик җылы итеп язып чыкты). Тыйнаклыгы йөзенә чыккан Риназга карап, "алма агачыннан ерак төшмәгән" дип, сокланып куясың.

- Быел ярдәмчеләргә бик авыр булды, - ди Райнур. - Теземнәр бик калын, ургычка сыймаганын таркатырга, бөялгәнен җәеп җибәрергә кирәк. Кайбер елны күбрәк безнең янга утырып йөриләр, ремонтлаганда булышалар, чистарту-тәртипләү ише эшләрне генә карыйлар иде. Быел җиң сызганып эшләргә туры килде.

Ә Риназ дәшми, көлемсерәп, абыйсын тыңлап тора. Ни дисәң дә, яшьлек шул, бүгенге арыган иртәгегә онытыла, чыныгулар үзенекен итә, өстәвенә, эшнең генә түгел, үзе эшләп тапкан акчаларның ни дәрәҗәдә кадерле булуын да, "тәмен" дә белә инде ул.

Мин килгәндә хуҗалык комбайнчылары: "Интернет иртәгә яңгыр күрсәтә, ничек тә бүген борчакны сугып бетерергә иде", - дип мәш килеп эшли иде. Үзләренең ура торган чит ил комбайннарын "аренда"га биреп, күршеләрдән суга торганнарын да ярдәмгә чакырганнар хәтта. Шуңа да Райнурны да берничә минутка гына туктаттык. Кишәрлек тәмамлап, икенче өлешкә кузгалган чагы иде, әмма, никадәр кабаланса да, сиздермәде, сорауларыма да теләр-теләмәс түгел, кыска, төгәл, җитди җавап бирде (монысы да Бариевларча!).

1994 елдан бирле комбайнда икән Райнур. Башта берничә ел абыйсында ярдәмче булып эшләгән, аннары аңардан калган комбайнга утырган. 2003 елдан үзенә яңа "Дон" биргәннәр. "Быелгы кебек катлаулы урак булган идеме?" - дип сорыйм Райнурдан, гәрчә, җавабын инде белсәм дә. Билгеле, мондыйлары да, моннан авырлары да булган. Елы елга охшамый, һәр елны нинди дә булса үзгәлек килеп чыга ләбаса. 2010 елгы корылыкта көннәр буе басу буйлап чабып, бер-ике бункер ашлык суктырганнары да онытыла торган булмагандыр. Басуда, юлда да төрле хәлләр килеп чыга, кайчакта изге көчләр, кайчакта осталык коткарган вакытлар да була... Үткән елгы кебек бер айда тәмамланган, быелгы кебек сузылган уракның һәр көне генә түгел, һәр сәгате сынау шул дисәм дә, һич арттыру булмас. Әмма бу кырларда, бу техникада барыбер ниндидер романтика, ниндидер тарту көче бар, ахрысы. Бер утырмаган кеше аңа якын килергә куркып торса да, ярдәмче булып эшли башлаганнар аннан аерыла алмый... "Быел гына эшлим дә, аннан туктыйм",- дия-дия, ел арты ел үтә. Уҗымнар күзгә күренә, күтәрелә башлау белән кырлар үзенә тарта башлый диючеләрне ишеткән бар. Елның башка чорында фермада слесарь булып эшләгән Райнур да шундыйлардан...

Кешеләр белән аралашканда төрлесен күрәсең: кемнедер языйм, фотога төшерим дисәң, ризалату өчен төрле рольгә керергә туры килә. Ә Райнур рәхәт: ник язасың, кая язасың, нәрсәгә, дими, "эш калдырып йөрисең инде шунда" дигән кыяфәт тә чыгармый, сабыр гына җавап бирә, әйдә, бер фотога да алыйм инде дигәч тә, киемендәге тузанын (борчак суктырган чак!) кагып төшерде дә, Риназ белән бергә комбайны янәшәсенә басты. Кылану юк, ялындыру юк. Әйтәм бит, рәхәт кеше. Һәм, инде ничәнче тапкыр ышанып кабатлыйм: юк, тикмәгә генә мактамыйлар бу егетне! Әле күп еллар таныш басуларны иңләргә, эше, холкы белән дә күпләргә үрнәк булырга язсын!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250