Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Менә тагын урак җитте...

Беренчеләрдән булып «Дуслык» һәм «Татарстан» хуҗалыклары 9 июль көнне борчак сугуга керештеләр. 11-12 июль көнне бу сафларга Тимирязев исемендәге һәм «Сорнай» хуҗалыгы игенчеләре дә кушылды.

Дөрес җырлый Салават: «Әле генә кергән идек шау чәчәкле майларга»... Көннәрнең бер-бер артлы үткәнен, җәйләрдән көзгә күчеп баруыбызны сизми дә калабыз шул. Һава торышы әле җәйге челләне хәтерләтсә дә, басу-кырлар инде көзләрнең якында гына булуын искәртә.

12 июль көнне районда комбайннар парады башланды. Елдагыча, сыйфатка, техникаларның төзеклегенә быел да зур игътибар бирелде.

Билгеләнгән комиссия комбайннар әзерлеген район буенча гомумән, яхшы дип билгеләп узды. Кадрлар белән тәэмин ителеш, аларны укыту, хезмәткә түләү шартларын җиткерүдә, запас частьлар туплауда һәм ремонтлауда зур эш башкарылган. Әмма Тукай исемендәге хуҗалыкның, ни кызганыч, дүрт комбайнның берсе генә (анысы да бу елда яңа алынганы) парадта катнашты, калган өчесе, запас частьлар вакытында алынмаганлыктан, әзерлек сызыгына баса алмады. Ә бит инде күп хуҗалыклар уракка тулы көченә кереп китте. Механизаторларны махсус киемнәр белән тәэмин итүне дә кечкенә мәсьәлә дип карарга ярамый, бу хезмәтне саклау кагыйдәләрендә каралган. «Уңыш» хуҗалыгы җитәкчелегенә комиссия тарафыннан бу аерым әйтелде.

Быелгы урып-җыюда барысы 77 комбайн эшләячәк, шуларның 11е «Дон-1500» булса, 17шәр «Акрос», «Полесье» һәм 9 «Тукано» комбайннары. Куәтле заманча техникаларның артуы аеруча сөендерә. Быел 11 хуҗалык яңа комбайннар алган. «Кызыл юл», «Игенче», «Татарстан», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар берәр «Тукано» комбайнына баеса, «Яңа тормыш», «Активист», Тукай исемендәге хуҗалыклар – «Полесье»; «Труд», «Борнак» хуҗалыклары – берәр, «Арбор» хуҗалыгы ике «Акрос» сатып алган.

Беренчеләрдән булып «Дуслык» һәм «Татарстан» хуҗалык-лары 9 июль көнне борчак сугуга керештеләр. 11-12 июль көнне бу сафларга Тимирязев исемендәге һәм «Сорнай» хуҗалыгы игенчеләре дә кушылды. Басуларның өлгерүенә карап башка хуҗалыклар да эшкә керештеләр.

–Без уракка унберенче июльдә төштек, борчагыбыз соң өлгерә торган сортлы, шуңа күрә көзге бодайдан башладык. Гадәти елларда июльнең 23-24ләрендә керешә идек. Унсигез ел эшләү дәверендә бары 2010 елгы корылыкта гына шулай иртә чыгып, авуст уртасында урак беткән иде. Быел да иген кырлары күпне вәгъдә итми. Көзге бодайның суктырылган өлешендә уңыш гектарыннан 35 центнер чыкты. Үткән ел бу культура 58 центнер уңыш биргән иде. Юкса, быел да үзебездән торганның барысын эшләдек, булганына шөкер итәргә туры килә инде, – ди Тимирязев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев.

–Быелгы кебек корылык-эсселектә инде тамыр җибәргән игеннәр вакытны сузып, эш башлый алмый йөрүне кичермәячәк. Шуңа күрә калган хуҗалыклар да, тәвәккәлләп, вакытында эшкә керешер дип ышанасы килә, – ди район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Игеннәрне югалтмыйча, чәчми-түкми җыеп алу төп бурыч булып тора. Моңа комбайнчылар, белгечләр һәм җитәкчеләр дә җитди карарга тиеш. Бүгенге катлаулы шартларда уракны уңышлы алып бару һәрберебезнең сәләтенә, осталыгына кырыс имтихан ул. Сынатмаска иде...

Урып-җыюда тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин дүрт ел инде комбайнчылар арасында район башлыгы призына махсус ярыш оештыра. Бу бәйге быел да дәвам итәчәк. Җиңүчене билгеләү гадел булсын өчен, төрле маркадагы комбайннарның эш күрсәткечләре физик бе-рәмлектән шартлы берәмлеккә күчереләчәк (комбайннарның җитештерү куәтенә бәйле рәвештә). Аңа премия һәм «2021елның иң яхшы комбайнчысы» дигән вымпел тапшырылачак.
Районыбызда оештырылган ике сыйфат комиссиясе басу-кырларыбызда даими булып, эш барышы белән сезне газетабыздагы язмалар аша таныштырып барачак.

Комбайннар парадыннан фоторепортажларны фотогалереядә карагыз.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю урак өсте