Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Мин дә аптырыйм, миңа да аптырыйлардыр”...

“Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек булган Тәлгатьләренә бу көннәрдә “Районның мактаулы гражданины” исеме дә бирелде.

Шеңшеңәр авылы егете Тәлгать Һадиевны эше буенча күп еллар беләм дисәм, ялгыш булмас. Яшьтән алдынгы булды,  “ДТ” тракторында эшләүчеләр арасында гел макталды. Аның турында шактый яздык. “Маяк” хуҗалыгының эшчәнлеге турында язганда исеме һәрчак беренчеләр арасында була иде. Район күләмендә җиңгән еллары да, икенче-өченче урыннарны алганнары да дистәләп булгандыр.

–Хәзер инде алай ук эшләп булмый, куәтле техникалар күп бит, – ди Тәлгать бу турында сүз чыккач. –Теге чорда чиратлашып җиңә торган “ДТ” йөртүчеләрнең күбесе пенсиягә чыгып бетте инде. Күп урында бу тракторлар сезонлы гына кулланыла бит. Ә бездә әле барыбер елның 365 көнендә эш табыла, авырмасаң, техникаң төзек булса,  тик торган юк. Кыр эшләренә дә чыгам, фермада да эш бетми. Элек “ДТ”лар колхозларның төп эш көче иде шул. Ул елларда ял да, бәйрәм дә күрмәдек. Язгы-көзге кыр эшләре, кышын урманда бер көн колхозга, бер көн хуҗалыкка агач кисәргә, алып кайтырга барасы, алардан бушаган көннәрдә салам тарттырасы иде. Анысы соңгы елларда гына бетте әле. Хәзер инде отпускысын да бирәләр, санаторийга бушлай юлламасын да... Ел саен диярлек әйтәләр, күбесендә үзем отказ бирәм, ел саен санаторийга барырга мин колхоз рәисе түгел бит әйтәм,  алай да 4-5 тапкыр барганмындыр...

–Ничек кырык ел буе (киләсе ел башында 40 ел тула)гел “ДТ” да эшләдең,  уңайлырак МТЗлар, аннан соң куәтле техникалар кайтты бит, аларга утырасың килмәдемени? – дип сорыйм Тәлгатьтән.

–Ун ел саен яңа трактор биреп бардылар. Мин башкасын сорамадым, алар тәкъдим итмәде, йөрттем дә йөрттем инде, – ди ул елмаеп. – Эшкә бит ияләнергә генә кирәк. Аннан соң кыенлыгын сизмисең дә. Кемнәрдер миңа бу уңайсыз, авыр тракторда ничек эшли икән дип аптырыйдыр инде, мин үзем дә кайчакта кайберәүләрнең хезмәтен күреп, бу эштә ничек эшлиләр икән дип аптырыйм, нәкъ шуның кебек инде...

Тәлгать – механизаторлар нәселеннән. Әтисе Миңнәхмәт тә егерме елдан артык чылбырлы тракторда эшләгән.

–Беренче елда әти белән кара-каршы  бер тракторда чәчү чәчтек әле, – дип искә ала ул. – Миңа тәүлек буе чәчү бер генә ел эләкте. Элек гел шулай эшләгәннәр...

Әниләре Рәүфә фермада терлекләр караган. Бу тырыш гаиләдә үскән балаларның барысы да авылда калган. Дүрт егет  техника иярләсә, кызлары Руфинә башта сыерлар сауган, хәзер бозаулар тудыру бүлегендә эшли. Тәлгать гомере буе “ДТ” да эшләсә, Рифатлары –Белорусьта, аннан К-700 тракторында, Ринатлары КамАЗ да, бензовозда, Илфатлары башта КамАЗда эшләсә, соңгы елларда үз эшен булдырган.  Бөтенесе авылны сайлау өстенә, башка чыккан егетләр барысы да бер урамда, бер тирәдә өйләр салган. Тәлгатьләргә генә колхоз фатиры туры килгән, аны да инде өстәп, зурайтып үзгәртеп бетергәннәр. Башкалары да, алар кебек күп итеп маллар үстереп, үз көчләре белән көн күрә, мул тормышта үзара ярдәмләшеп, ашы да, эше дә уртак дип, яшиләр. Төп нигезне дә ташламаганнар: бүген анда төпчекләре Илфат гаиләсе белән өлкәннәргә һәм төп йортка килгән туганнарга кадер-хөрмәт күрсәтеп яши.

–Безне шушындый туганчылыклы итеп үстергән әти-әнигә бик рәхмәт. Шөкер, алар икесе дә исән-сау. Бу яктан без бик бәхетле, – ди Тәлгать.

Ә әти-әниләренә балаларының, аларның гаиләләренең мул, матур тормышта яшәүләрен күрүдән дә зур бәхет юктыр. “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек булган Тәлгатьләренә бу көннәрдә “Районның мактаулы гражданины” исеме дә бирелде. Боларга әле алган күпсанлы мактау таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләрен өстәргә, тормыш иптәше Нурзалия белән сокланырлык парлар булып яшәүләрен, балалары Илнур белән  Алсу, дүрт оныклары өчен бар яктан үрнәк булуларын да әйтергә кирәк. Алтмыш яшьлек юбилеена әнә шундый бай багаж белән килә ул... Бу да бәхет...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев