Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министр Балтач хакында нинди фикердә калган? (+ бик күп фото)

Фәрит ГАБДЕЛГАНИЕВ: «Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта җитештерүчеләргә ныклы ярдәм кулы сузарга тиеш».

Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев бу атнада эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды. Иӊ беренче тукталыш министрлык һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан 1000 баш савым сыерга исәпләнгән мега-ферма төзелешенә ярдәм күрсәтелгән «Кызыл юл» хуҗалыгында ясалды.

«Кызыл юл» хуҗалыгы терлекчелек өлкәсендә районда әйдәп баручы хуҗалыкларныӊ берсе. 2017 елныӊ ахырында 1000 баш савым сыерына хисапланган мега-ферма төзелешенә тотыналар. Барлык чыгымнарныӊ 404 миллион сумлык икәнен хисаплагач, аз процентлы кредит булыр, дип, Удмуртиянеӊ «Сельстрой» төзелеш оешмасы белән килешү нигезендә эшне башлыйлар. Эш башланган, кредит кына күренмәгән.

Дөрес, кредит көтеп, мега-фермада төзелешен хуҗалык туктатмаган. Беренче этапныӊ төзелеш эшләре башкарылган: территория койма белән әйләндереп алынган, бер сыер торагыныӊ, сөт саву блогыныӊ каркаслары монтажланган. 48 миллион сумга үз акчаларына савым залы алганнар, җиһазларын урнаштыруга әзерлек бара.

Менә, ниһаять, республиканыӊ Икътисад министрлыгы һәм Гарантия фонды ярдәме белән кредит алу мәсьәләсе уӊай хәл ителгән, хуҗалыкка «Россельхозбанк» аша 5 процентлы 337 миллион 670 меӊ сум кредит бүленгән. Әгәр дә Гарантия фонды белән килешү булмаса, бу сумма хәйран ким булыр иде. Министр Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчесе Тимур Тимергалиев сөйләшү барышында җитештерүдә әйдәп баручы хуҗалыкларга ярдәм итүне беренчел бурыч икәнен әйтеп уздылар һәм алынган кредитларныӊ авырлыгын киметү юнәлешендә эш алып барылуын ассызыкладылар.

«Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин әйтүенчә, республика ярдәме белән кредит акчасы инде кайтып беткән, тыныч күӊел белән төзелешне кызулатырга була. «Әлегә эш күп, әмма сентябрь аенда мега-ферманыӊ беренче терлек торагына савым сыерларын кертербез, дип уйлыйм», ди ул.

Татарстан Икътисад министрын район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

*     *     *

«Смәел» авыл хуҗалыгы предприятиесе мега-ферма төзелешенә тотынганда күпләр шикләнеп караган иде. Банк өлкәсендә тетрәнүләр аркасында кредитлар артыннан чагыштырмача озак йөрделәр. «Россельхозбанк» аша кредит алуны гарантияләү турында мәсьәлә килеп баскач, Республика Гарантия фонды аша ярдәм алганнар. Төрле программаларга катнашып, хуҗалык бүгенге көндә кредитларын бары 2 проценттан артык белән түли. «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров әйтүенчә, иске терлек тораклары вакытында тәүлеккә 4-5 тонна сөт җитештерелсә, хәзер бу күрсәткеч 16 тоннаны тәшкил итә. Тәүлеккә 20 тонна сөт саву – безнеӊ бурыч, ди ул. Министр комплексныӊ эшчәнлеге белән танышкач, смәеллеләрнеӊ эше белән канәгать калды.

*     *     *

Икътисад министры Фәрит Габделганиев шулай ук Яӊгул авылында урнашкан «Ива мебель» ширкәтендә, «Татарстан» хуҗалыгында һәм Балтач сөт-май комбинатында булды, андагы эш барышы белән танышты, сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев