Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министр Балтачта эшлекле сәфәр белән һәм ул ниләр диде? (+фото)

Фәрит Габделганиев: Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта җитештерүчеләргәныклы ярдәм кулы сузарга тиеш.

Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды. Иӊ беренче тукталыш Министрлык һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан 1000 баш савым сыерга исәпләнгән «мега-ферма» төзелешенә ярдәм күрсәтелгән «Кызыл юл» хужалыгында ясалды.

«Кызыл юл» хуҗалыгы терлекчелек өлкәсендә районда әйдәп баручы хужалыкларныӊ берсе. 2017 елныӊ ахырында 1000 баш савым сыерына хисапланган «мега-ферма» төзелешенә тотыналар. Барлык чыгымнарныӊ 404 миллион сумлык икәнен хисаплагач, аз процентлы кредит булыр, дип Удмуртиянеӊ «Сельстрой» төзелеш оешмасы белән килешү нигезендә эшне башлыйлар. Эш башланган, кредит кына күренмәгән.

Дөрес, кредит көтеп, «мега-ферма»да төзелешен хуҗалык туктатмаган. Беренче этапныӊ төзелеш эшләре башкарылган: территорияне койма белән әйләндереп алынган, бер сыер торагыныӊ, сөт саву блогыныӊ каркаслары монтажланган. 48 миллион сумга үз акчаларына савым залы алганнар, җиһазларын урнаштыруга әзерлек бара.

Менә, ниһаять, республиканыӊ Икътисад министрлыгы һәм Гарантия фонды ярдәме белән кредит алу мәсьәләсе уӊай хәл ителгән, хужалыкка «Россельхозбанк» аша 5 процентлы 337 миллион 670 меӊ сум кредит бүленгән. Әгәр дә Гарантия фонды фонды белән килешү булмаса бу сумма хәйран ким булыр иде. Министр Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчесе Тимур Темиргалиев сөйләшү барышында җитештерүдә әйдәп баручы хужалыкларга ярдәм итүне беренчел бурыч икәнен әйтеп уздылар һәм алынган кредитларныӊ авырлыгын киметү юнәлешендә эш алып барылуын ассызыкладылар.

«Кызыл юл» хужалыгы җитәкчесе Фердинад Хәйруллин әйтүенчә, республика ярдәме белән кредит акчасы инде кайтып беткән, тыныч күӊел белән төзелешне кызулатырга була. Әлегә эш күп, әмма сентябрь аенда «мега-ферма»ныӊ беренче терлек торагына савым сыерларын кертербез, дип уйлыйм, ди ул.

Татарстан Икътисад министрын район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев