Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министр урынбасары Айрат Хәкимҗановка эшлекле тәкъдим ясады

Биктәш авылындагы буш калган торакларны алып, аларны төзекләндереп, чеби, бибиләр тотарлык рәткә китергән Айрат Хәкимҗановның крестьян-фермер хуҗалыгы районыбыз кунакларының чираттагы тукталышы булды.

- Безнең инкубатор эшен башлап җибәргәнгә инде шактый еллар, бүгенге көндә без яңа чыккан чебиләр белән генә чикләнеп калмыйча, үскән чеби һәм бибиләр дә сатабыз. Балтачта мондый эшләр башкарырга җитәрлек мәйдан булмаганлыктан, район башлыгы безгә Биктәштә буш торган фермаларны тәкъдим итте. Биредә безгә барлык шартлар да туры килде һәм без шушында эшләп киттек, - дип эшчәнлекләре белән таныштырып үтте Айрат. ТР Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эшегезгә киртә булырдай проблемаларыгыз юкмы дип кызыксынды. Айрат төп проблема – ул чеби һәм бибиләрне урнаштыру, сату, диде. Чөнки бүгенге көндә бу юнәлештә эшләүчеләр бик күп. Айрат шулай ук бары тик сыйфатлы йомыркалар белән эш итүен һәм биби, чебиләргә дә сыйфатлы азык ашатуларын искәртеп үтте. Быел йомыркаларны Төркиядән алып кайтканнар, алдагы елларда Чехиядән дә кайтарта торган булганнар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, министр урынбасары Равил Раидович Айрат Хәкимҗановка шәхси эшен тагын дә җәелдерергә, ит җитештерү, ярымфабрикатлар ясау буенча да уйланырга җирлек барлыгын киңәш иттеләр. Айрат исә бу тәкъдимнең кызыклы булуын ассызыклады.

Районыбыз кунаклары күпләребез белгән Хәләл индустриаль парк базасында да булдылар. 2018 елда эшчәнлеген туктаткан парк икенче сулышын алырга, ягъни янәдән эшләп китәргә планлаштыра. Колбаса, ярымфабрикатлар эшләүне җәелдерүгә кирәкле җиһазлар алынган инде, алардан тыш та яңа идеяләр белән яна биредәге хуҗалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев