Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министрлык «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра

Әгәр сезнең  күңелегездә   күптән  инде  үзегезнең туган  авылыгыз  турында сөйләү, яраткан авылыгызның  традицияләре  һәм матурлыгы турында  башкалар  белән  бүлешү  теләге  туган икән,  хәзер шуны  тормышка ашыра  аласыз.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы сезне  “Минем кече Ватаным”  конкурсында  катнашырга  чакыра.    

Конкурс   7 номинациядә үткәрелә:

*Авыл блогеры;

*Халык  иҗаты традицияләрен һәм  сәнәгати  мәдәниятне  саклап калу  һәм үстерү;

*Безнең заман  шагыйрьләре;

*Авылым торак пунктының (авыл, утар (хутор), кышлак, олыс) тарихы;  

*Крестьян шәҗәрәләре;

*Россия  халыкларының  традицияләре  һәм кәсепләре;

*Минем хыялымдагы  авыл  – авылның  киләчәге.

Конкурс   2 этапта уза. Беренче этапта (2019 елның 5 сентябренә  кадәр) – «Культурно-историческое наследие села» наследие-села.рф мәгълүмат порталы,www.nasledie-sela.ru аша  заявкалар  кабул  ителә.   Икенче  этап  кысаларында (30 октябрьгә  кадәря) экспертным жюрисы конкурс  эшләрен  бәяли, конкурс  номинантлары  билгеләнә,   конкурста  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасына әзерләнү һәм аны  уздыру бюашкарыла.  

Конкурс  номинацияләре  һәм  конкурста  катнашу  кагыйдәләре  турындаwww.nasledie-sela.ru сайтында  укырга  мөмкин.    

Конкурс Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә  Россия авыл яшьләре берлеге  тарафыннан  уздырыла.  

 Белешмә  өчен: Әлеге  конкурс 10 ел дәвамында  уздырыла,  шул  чор  эчендә    конкурска  авыл  торак  пунктлары  тарихы  белән  14 000нән артык  иҗат  эшләре  кабул  ителде, шулар  нигезендә   «Культурно-историческое наследие села»   www.nasledie-sela.ru Бөтенроссия  мәгълүмат порталы   булдырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев