Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министрның районга рәсми сәфәре (+фото)

Районыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән килде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә ул берничә авыл хуҗалыгы объектында булды.

Районыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән килде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә ул берничә авыл хуҗалыгы объектында булды.

«Игенче» хуҗалыгы Кенәбаш авылында районда беренчеләрдән булып робот фермасын булдырды. Бу юнәлештәге эшчәнлек белән министрны хуҗалык җитәкчесе Булат Зыятдинов таныштырды. Робот фермасы янында яңадан 300 савым сыерына исәпләнгән бина салына, шулай ук заманча яңа «родильный» терлек кабул итәргә әзер. Кооперативта бүгенге көндә тәүлеккә 19 тоннага якын сөт савыла.

«Сосна» күмәк хуҗалыгы кырларында министр урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм механизаторлар белән очрашты. Марат Җәббаров аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм үстерелгән уңышны кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп алырга язсын, дип фикерен җиткерде.

Хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков әйтүенчә, иген игүдә технология үтәлү нәтиҗәсен шушы басу үрнәгендә күрергә була. 192 гектар арпа басуында барлык агротехник чаралар башкарылган, уңыш сөендерә, һәр гектардан уртача 40 центнер уңыш чыга.

Чираттагы танышу «Дуслык» хуҗалыгы белән иде. Биредә министрны һәм район башлыгын «Дуслык» җәмгыяте директоры Николай Колоколов каршы алып, җәмгыятьнең сөтчелек-товарчылык фермасы эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге хуҗалыкта иске терлек бинасын яңача үзгәртеп, заманча саву залы булдырып, сөт җитештерүне сизелерлек арттыра алдылар. Яңа бинаны файдалануга тапшырып, алга таба сыерлар санын 1000 башка кадәр җиткерүне планлаштыралар.

Сала Көшкәт авылында Марат Җәббаров Александр Прокопьевның шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Бүгенге көндә биредә 17 баш сыер бар, шуларның 12се савым сыерлары, үз көчләре белән мини-ферма төзегәннәр. Хәзерге вакытта бу шәхси хуҗалыкта көн саен 200 литрдан артык сөт савыла. Хуҗалар, алдагы ел белән чагыштырганда, сөтнең бәясе төшүе хәйран зыян салды, әмма без кәефне төшермибез, эшебезне дәвам итәбез, дип җиткерделәр.

Министр «Дуслык» хуҗалыгы комбайнчылары янында булып, алар белән аралашып алырга да вакыт тапты. Игенченең хезмәтен югары бәяләп, ул аларның эшендә уңышлар теләде, югары күрсәткечкә ирешкән комбайнчыларга сертификатлар тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы