Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министрның районга рәсми сәфәре (дәвамы)

Районыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән килде

Министр сәфәрен «Тулпар» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында дәвам итте, терлек чалу цехын һәм ит эшкәртү цехын карады. Бу кооператив 2014 елдан бирле эшли, биредә заманча, «Хәләл» стандартларына туры китереп мөгезле эре терлек чалалар, киң ассортиментта продукция җитештереп, эре сәүдә челтәрләренә озаталар, шулай ук мәктәп-бакча балаларын сыйфатлы ит белән тәэмин итәләр.

«Балтач» агропаркының эшчәнлеге кысаларында Марат Җәббаров җиләк үстерүче Гафиуллиннарның уңыш серләре, киләчәккә планнары белән кызыксынды, бүгенге көндә селекция эшләренә, үзебезнең җирлектә булдырылган, җиләк үсентеләрен чыгару, тарату мәсьәләләре буенча фикерләрен җиткерде.

Үзенең рәсми сәфәре ахырында Марат Җәббаров «Сосна» хуҗалыгы тарафыннан төзелгән чабышкы атлар тәрбияләү үзәгендә булды. Ул биредә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырды.

«Урак өстендә районнар буйлап йөрибез, эшнең ничек барганын карыйбыз. Балтач районы терлекләрнең күплеге белән аерылып тора, сөт терлекчелеге алга киткән. Бәяләр белән бәйле вәзгыятьне дә аңлыйбыз, республика ягыннан дәүләт ярдәменең барлык программалары да сакланып калды, акчаларны вакытында җиткерергә тырышабыз, күп әйбер бездән дә тормый, әмма авыл хуҗалыгына ярдәм чаралары алдагы елларда да сакланыр дип өметләнәбез», — дип йомгаклады министр чыгышын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы