Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөмкинлекләр күп...(+фоторепортаж)

Көттереп килгән язы артыннан җәйгә аяк басу да әллә ни тиз булмас, ахры

 Табигать шартларыныӊ үзгә торуы басу-кырларда терлек азыгы әзерләү өчен тәгаенләнгән мәйданнарда яшел массаныӊ әлегә көткәннән бик күпкә ким булуы нигезле борчылу тудыра. Әмма хәл хәзергә зарланырлык түгел, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов. Барлык культуралар мондый шартларда үзләренеӊ тамыр системасын ныгыталар, аз гына яӊгыр булса, алар гөрләп күтәреләчәк. Күктән яӊгыр көтеп тору дөрес түгел, бүген бар көч һәр культураны тукландыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Әнә, «Дуслык» хуҗалыгы соӊгы елларда барлык мәйданнарда яфрактан тукландыруга зур игътибар бирә, нәтиҗәсе алынган уӊышында, тупланган терлек азыгында, ди баш белгеч.
Район хуҗалыкларында бу көннәрдә терлек азыгы туплау өчен файдаланылачак техниканыӊ әзерлеген тикшерү, кабул итү бара. Күрше 7 районнан җыелган «Ростехнадзор» вәкилләре 29 май көнне «Кызыл юл» хуҗалыгында булып, әзерлек сызыгына баскан техниканы энә күзлегеннән үткәреп карадылар. Хуҗалыкныӊ басуга тезеп куйган үзйөрешле «Магдон», 3 данә «Полесье» азык хәзерләү комбайннары, 4 печән пресслау җайланмасы, берничә әйләндерү («ворошилка») һәм печән тырмалау агрегатлары яӊадан техник карау узды. Күптән түгел 7 миллион сумга алып кайткан «JCB» күпфункцияле үзйөрешле агрегаты да күпләрдә зур кызыксыну тудырды. Бу агрегат дөрестән дә бар нәрсәне башкарырга сәләтле: печән дә өя, ком да тутыра, траншеяга салган терлек азыгын үзе шакмаклап кисеп, әрәм-шәрәм итмичә, пычратуга юл куймыйча тутырып та бирә. Кирәк булгач, акчасыннан тормадык, алырга булдык, ди «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин. Мөмкинлекләре күп, хәзер шуларны тулысынча файдалануны өйрәнәбез, «К-700» тракторын иярләгән алдынгы механизаторыбыз Рамил Фазылҗановка ышанып тапшырдык, ди ул. «Ростехнадзор» оешмасыныӊ Республикасы идарәсе җитәкчесенеӊ урынбасары Мөнир Халиков, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе Айдар Салахов һәм семинарда катнашкан белгечләр бу хуҗалыкныӊ терлек азыгы хәзерләү чорына максатчан килүен билгеләп, һәр хуҗалыкта мәсьәләләр шушы югарылыкта хәл ителергә тиеш, дип нәтиҗә ясадылар.

 

Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү техникасы саны

 

 

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре исемлеге

Үзйөрешле печән чапкычлар

Үзйөрешле терлек азыгы хәзерләү комбайннары

Татарстан

2

3

Дуслык

2

3

Игенче

2

3

Тимирязев исем.

2

3

Сорнай

1

3

Бөрбаш

1

2

Маяк

1

2

Сосна

1

3

Яңа тормыш

2

3

Якты юл

2

2

Смәел

1

2

Кама

2

2

Кызыл юл

2

3

Активист

2

2

Труд

2

2

Алга

1

3

Арбор

2

2

Борнак

2

2

Тукай исем.

1

2

Уныш

1

1

Барлыгы

32

48

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек