Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөмкинне һәркем эшли, мөмкин түгелне үткен эшли (фото)

2022 ел нәтиҗәләре буенча кооператив кассасына барлык төр сатулардан һәм хезмәт күрсәтүләрдән 491 миллион 328 мең сум акча кергән.

Чутай авылы мәдәният йортының сәхнәсенә «Кызыл юл» хуҗалыгында озак еллар хезмәт куеп, хөрмәттә яши торган һәм лаеклы ялга китүче ветераннар күтәрелә. Механизатор, шофер һәм төрле өлкәләрдә эшләгән хезмәткәрләр – Җәүдәт Баһавиев, Нургаяз Закиров, Габдулла Кәлимуллин, Рәкыйп Шәйхетдинов, Фәрит Габделганиев, Гаппас Әхмәтшин, баш агроном хезмәтен җиренә җиткереп башкарган Рәис Сафиуллин, терлекчелектә мактаулы булган Фәймә Закирҗанова, Суфия Вәлиева, Маргарита Әхмәтҗанова, Гөлнур Әминова – аларның барысына төрле дәрәҗәдә Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алардан тыш хуҗалыкның алдынгылары – Рүзәл Әсхадуллин, Илсур Галимуллин, Фирзәр Сафиуллин, Айрат Низамиев, Рәфыйк Галиев, Раиф Нургалиев, Габдерәфыйк Салихҗанов, Илдар Галимуллин, Эльмира Мөхәммәтҗанова, Гөлнара Ибраһимова, Ләй-сән Габделхәева, Рабыйга Шәяхмәтова, Фәнис Гарифуллин һәм Ранил Рамазанов сәхнә түрендә булып, аларга республика, район җитәкчелегенең Мактау хатлары, акчалата бүләкләр бирелде. Җыелышка килгән һәр кешегә кызыксындыру чарасы каралган иде.

Ә кичен мәдәният йортында 3 сәгатьлек концерт программасы белән Алсу һәм Азат Фазлыевлар чыгыш ясады. Бу зур җыенның чыгымнары да аз түгел, хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин әйтүенчә, 640 мең сум акча тотылган. Күрсәтерлек эшең, аның бәрабәренә килгән керемең мул булганда, бәйрәм итеп була шул. Докладта күрсәтелгәнчә, һәр көнне хуҗалык кассасына сөт сатудан уртача 1 миллион 255 мең сум акча кереп барганда, хезмәт кешесенең күңелен күрү үзе бер шатлык.

Ә хисап җыелышы хуҗа-лыкның баш белгечләре чыгышлары белән башланып китте. Баш агроном Максим Максимов, сөтчелек тармагы өчен тулысынча җаваплы итеп билгеләнгән Светлана Грачева, баш инженер Ренат Нәбиев чыгышлары кызыксыну уятты, чөнки аларның һәрберсе үз эше өчен җан атып, аның нәтиҗәләре өчен җаваплылык тоеп хезмәт куючылар. Аларның чыгышларын хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин тулыландырды.

«Кызыл юл» кооперативында куллануда 5215 гектар авыл хуҗалыгы файдалану, 4095 гектар сөрүлек жир бар. Хуҗалыкта  137 кеше хезмәт куя, 397 лаеклы ялга чыккан олылар бар.

Узган елдан хуҗалык элиталы орлык җитештерүчеләрнең берлегенә кабул ителгән. Бу үз чиратында аларга зур  җаваплылык йөкли. Моны игенчеләр яхшы аңлыйлар, тырышып эшлиләр һәм хезмәтләренең нәтиҗәсе дә куанычлы. Суктырылган кукуруз орлыгын да исәпкә алып, 9227 тонна ашлык җыеп алынган. Язгы кыр эшләренә вакытында тотынганнар, 22 апрельдә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга, 1 майда чәчүгә керешкәннәр. Чәчү тәмамлануга бөртекле һәм техник культураларны тукландыруга, төрле авыруларга, бөҗәкләргә каршы көрәшне тәүлегенә 100-120 гектар җирдә башкарып, технологияне саклауга ирешкәннәр.

Авыл хуҗалыгында бер эш артыннан икенчесе көтеп тора яисә барысын бергә башкару таләп ителә. Терлек азыгы әзерләүгә 13 июнь көнне керешкәннәр, эш тиешенчә оештырылып, мул азык тупланган, ул бер ел ярымга җитәр, диләр. Шәхси терлекләр  дә онытылмаган, барлыгы 6456 центнер, шул исәптән пай җире өчен 1562 центнер ашлык бирелгән, 4518 рулон салам кайтарылган.

Бөртекле культуралардан югары уңыш алып, бөртекләрне тиешле таләпләргә туры китереп сату җиңел эш түгел. Хуҗалыкка  6 миллион 800 мең сумга фотосепаратор алып, җәй айларында урнаштырып, сентябрьдә инде аны эшләтә башлаганнар. Киләчәктә бу югары класслы орлыклар белән эшләргә һәм химик препаратларга чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Башка хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтеп, кооператив кассасына акча кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Кызыл юл» хуҗалыгында техник культураларга игътибар аерым. Рапс, кукуруз игү буенча тәҗрибәләрен читтән дә килеп өйрәнәләр. Хисап чорында 400 гектар мәйданда рапс игеп, 617 тонна орлык җыеп ала алганнар. Бу бик мөһим, чөнки кооперативның рапс сыгу заводы җиденче елын эшләү дәверендә кассага акча кертү буенча да, терлекләргә өстәмә азык төрләндерү буенча да үзенең төпле тармак булуын раслады. Рапс маен бер килограммын 60-70 сумга саталар, узган ел тагын да бәя кыйммәт булган – бер килограмм майны  105-106 сумга саткан булганнар. Икътисади яктан файдалы икәнен күптән төшенеп, рапс орлыгын читтән сатып алып, аны үзләрендә сыгу оештырылган. Ел ахырында бу цех өчен 12 миллион 956 мең сумлык 481 тонна өстәмә рапс орлыгы сатып алынган, әле бу гына да җитмәс, диләр.

Кукуруз культурасы белән елдагыча ныклап шөгыль-ләнгәннәр. Ул 800 гектарда игелгән, шуның 200 гектарын орлыкка суктырганнар. «Лимагрейн» компаниясе тәкъдим иткән «Эмилен» гибридыннан 37-39 процент дымлылык белән һәр гектардан 92 центнер уңыш чыккан. «Пионер» компаниясенең «7043» сортлы гибриды да һәр гектардан 85-87 центнер уңышы белән сөендергән. 600 гектар кукуруздан, 2 смена эш оештырып, тиз арада 189 021 центнер күләмендә сыйфатлы силос сала алганнар. Кыскасы, игенчелекнең бу юнәлеше нәтиҗәле эш күрсәтә. Җыелышта лаеклы ялга озатылган баш агроном Рәис Сафиуллин югары күрсәткечләргә ирешергә барлык һөнәри осталыгын кулланган, аның матур хезмәте күпләргә маяк булып тора.

2022 ел нәтиҗәләре буенча кооператив кассасына барлык төр сатулардан һәм хезмәт күрсәтүләрдән 491 миллион 328 мең сум акча кергән. Бу сумманың 91 проценты, ягъни 448 миллион 403 мең сумы терлекчелек продукциясе сатудан алынган. Сөт җитештерүне алдагы ел белән чагыштырганда 9 процентка арттыра алганнар, хуҗалык рәисе Фердинанд Нургаянович әйтүенчә, бу өстәмә 31 миллион 416 мең сум акча кертсә дә, чик түгел.

Бүгенге көндә хуҗалыкта һәр сыердан тәүлеккә уртача 31 литр сөт савыла, 33700 килограмм сөтне 3,7 процент майлылык, 3,3 процент аксым белән һәр килограммын 37,36 сумга саталар. Әйткәнебезчә, көндәлек сөт сатудан уртача 1 миллион 255 мең сум акча керә.

Хуҗалыкта чагыштырмача күптән түгел эшли башлаган Светлана Грачева терлекчелек тармагына төп җаваплы кеше итеп билгеләнгән. Тәҗрибәле белгеч чыгышында әйтелгәнчә, терлекчелектә вак мәсьәлә юк. Яңа комплекста 1115 баш сыердан 34050 кг. сөт савыла, продукцияне арттыруда «ДТМ», «Дельпро», «DairyComp305» программаларын файдаланалар, төрле программалар белән эшләү ныклы контроль урнаштыру, чагыштыру, анализ ясау өчен уңайлы, ди белгеч.

Сөтчелек тармагында резервлар күп, иң элек таналарны тәрбияләү, аларны көтүгә кертү буенча ныклап эшлисе бар, дип әйтелде төп докладта. 2022 елда хуҗалыкның 163 баш танасы вакытында каплатылмыйча симертеп сатарга мәҗбүр булганнар. Бу таналар көтүгә кергән булса, 18 миллион сум акча янга калган булыр иде. Вакытында каплатылмаган, симергән һәм башка төрле сәбәпләр аркасында 493 баш сыер гамәлдән чыгарылган. Шуның 50 процентын гына кап-латып, саклап кала алсак, 210 баш тана сатып аласы булмас иде һәм хуҗалык моның өчен 44 миллион сумны тотмас иде, дип ассызыклады хуҗалык җитәкчесе.

Хуҗалыкта эшнең уңышлы баруында машина-трактор паркының роле бик зур, дип билгеләп узды үзенең чыгышында баш инженер Ренат Нәбиев. Хуҗалык заманча техника һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин ителгән. 27 көпчәкле трактор, 3 чит ил маркалы күпмаксатчан төягечләр, 9 йөк ташу машинасы, 4 бөртекле ашлык суктыру комбайны, терлек азыгы хәзерләүдә төп көч булган «Ягуар», «Магдон», «КСУ-1» үзйөрешле чапкычлар – болар барысы да югары уңыш, сыйфатлы терлек азыгы туп-лау өчен нәтиҗәле эшлиләр. 2022 елда техниканы югары җитештерүчәнлектә эшләтү өчен барлыгы 80 миллион чыгым тотылган. Хәзерге көндә барлык төр техниканы, чәчү агрегатларын һәм җайланмаларын язгы кыр эшләренә әзерлиләр.

Елның-елында «Кызыл юл» хуҗалыгы төзелеш эшләрен зур колач белән алып бара. Хисап чорында бу максатларга 110 миллион сум финанс юнәлтелгән. Мегафермада бик кирәкле яңа бозау тудыру бинасы сафка баскан. Аерым саву залы белән эшләнелгән бу торак 86 миллион сумга төшкән. 2018 елда башланган мегаферма төзелешенә якынча 700 млн. сум акча тотылуы мондагы төзелешнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сәйли.

Мегафермада терлек-ләргә өзлексез терлек азыгы хәзерләүне җайга салу өчен 11 миллион сумга 4000 тонна сыйдырышлы ашлык склады төзелгән. «ОЗФ-50» маркалы орлык чистарту техникасын, «ПС-25» агрегатын, «Спасан» маркалы фотоэлементлы сепараторны файдалануга тапшыру өчен 13 миллион сум акча тотылган. Киләчәктә бу үзен-үзе акларга тиешлеге турында хуҗалык рәисе басым ясап узды. Бүгенге көндә бурыч – булган терлек азыкларын әрәм-шәрәм итмичә саклап тотып, терлекчелектән мул продукция алу һәм шуның хисабына табышны арттыру, хезмәтчәннәрнең эш һәм ял шартларын яхшырту, хезмәт хакын арттыру дип әйтелде. Нинди генә югары җитештерүчән эшләмә – тагын да нәтиҗәлерәк  эшләргә мөмкинлекләр табарга була, диде хисап җыелышында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин. Хезмәт хакын тиешенчә арттыру, хуҗалыкта атларга булган мөнәсәбәтне үзгәртү, эшче көчләрне туплаганда җирле кадрларга игътибар бирү мәсьәләләре дә читтә калырга тиеш түгел, дип белдерде районнан килгән вәкил. Әйе, максатлар зур, башкарылачак эшләр тау кадәр, димәк, тагын да тырышып, ныгытып эшлисе була. «Кызыл юл» хезмәтчәннәре бу зур үрләрне, һичшиксез, яуларлар, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл юл