Мондый яз зыянсыз калырмы?
«Активист» хуҗалыгында да хәлләр шундыйрак.
Язгы кыр эшләре белән танышырга дип кайсы гына хуҗалыкка барсаң да, эшли алмыйбыз бит әле, дигән моңсу сүзләр ишетергә туры килә быел. Инде чәчүнең экваторы үтелсә дә, башка еллардагы кебек җырлап эшли алмыйлар шул. Әле кар, әле яңгыр эшне туктатып торырга мәҗбүр итә. «Активист» хуҗалыгында да хәлләр шундыйрак. Без килгән көнне бердәнбер чәчү агрегаты гына эштә иде. Анысы да басуның кайсы башыннан ничек эшләп була, шулай тырыша.
— Быелгы язны соңга калып килде дип тә әйтеп булмый, ләкин бик тә сузылды инде. Ничә ел эшләп, кайбер басулардагы кайбер участокларны гына соңрак чәчәргә туры килә иде, ләкин быел басуы басуы белән шул хәл бит, — дип башлады сүзне хуҗалыкның баш агрономы Иван Константинов.
Мондый яз файдага да булмас әле, ди тәҗрибәле белгеч. Шулай да яхшыга өметләнә. — Мондый язның зыянын бүгенге көндә әле без әйтеп бетерә алмыйбыз, ләкин бер дә зыянсыз да булмаячак ул. Апрель аендагы җылылар вакытында үсемлекләр үсеп китте дә, бу суыклар ул үсешне туктатты. Терлек азыгында да сиздерер дип уйлыйм әле мин аны, чөнки вегетация срогы бара, суыклар аркасында ул 2-3 атна үсмичә тора да, вакыты килеп җиткәч ул чәчәккә бөреләнә башлый. Шуңа да беренче укос люцерна кыска булыр инде дип уйлап торабыз. Борчакка берникадәр зыяны булырга мөмкин. Иң күп зыянны кукуруз күрмәгәе. Алар инде борын җибәргәннәр иде, шуларга бу салкыннар тәэсир итәргә мөмкин.
Иван әфәнде белән сүзне уҗымнар һәм инде башкарылган эшләр турында дәвам иттек.
— Без уҗымнарны күп чәчмәдек. Көздән 50 гектар «Подарок» сортлы арыш, 71 гектар «Льговская 4» сортлы бодай чәчтек. Көздән инде сентябрь аенда яңгырлар булмау сәбәпле, тишелеш бик начар булды. Октябрьдә булган яңгырлардан соң шытымнар гына чыгып калды, ләкин алар көчсез иделәр. Туң булмау сәбәпле кышлавын әйбәт кышладылар. Көзге бодай яхшы хәлдә чыкты, аларны бозмадык, тукландырдык. Ә арышка килгәндә, 25 гектары яхшы иде, калган өлешенә өстәп чәчәргә туры килде. 19 апрельдә язгы кыр эшләренә керешеп киттек, тырмага чыктык. 20 апрельдән тукландыру эшләрен башлап җибәрдек һәм 22 апрельдән чәчүгә керештек.
Чәчү агрегаты бездә өчәү. Икеле «СЗП» агрегатында — Рафис Сафиуллин, өчле «СЗП» агрегатында Виктор Федоров эшли. Быел яңа чәчкеч алдык 9 метрлы «ЗС-9» маркалы, бик уңайлы, җыела торган чәчкеч, анда Петр Романов эшли. Шушы өч агрегат белән чәчтек инде моңарчы, ләкин бүген (без хуҗалыкта 14 май көнне булдык — З. Ф.) басуда бердәнбер агрегат кына эшли, башка басуларга керерлек түгел, юеш. Әкренләп-әкренләп инде калган җирләрне тырмалап, керә алган җирләргә культивация ясап, чәчәргә тырышабыз. Бүгенге көндә 75-76 процент чәчелгән килеш. Калган 350-370 гектары азрак сузылыр инде. Җир җитешкән булса, өч-дүрт көнлек эшләр иде инде ул.
Рафис Сафиуллин агрегатында Василий Петухов ярдәм итә, Петр Романов агрегатында заправщик кына бар, ул — Михаил Тургенев. Виктор Федоров агрегатында ике ярдәм итүче — Андрей Максютов белән Айнур Газизов. Бүгенге көндә өч «КамАЗ», дүрт «ГАЗ-53» машиналары басуга симәнә һәм ашлама алып чыгып торалар — Алексей Колесников, Ренат Волков, Реваль Волков, Геннадий Семенов, Иван Миронов, Альберт Максимов, Николай Шакаев. Кушканны бик булдырып, тырышып эшлиләр. Лаеклы ялдагы ике шоферга — Иван Миронов һәм Альберт Максимовка рәхмәт җиткерәсе килә, кадр-лар белән килеп чыккан кытлыкны сиздермичә, язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында гел ярдәм итеп, эшкә чыгып торалар. Шулай ук бүгенге көндә хуҗалыкка ярдәмгә студентлар кайтты. Алар фермада тракторларда эшлиләр. Чәчүдә ярдәм итүчеләр — чәчкеч артында йөрүчеләрне табу да елдан-ел кыенлаша, шуңа да хәзер заманча техникалар алу ягын карыйбыз. Машина-трактор паркын җайлап яңартабыз.
Терлек азыгы запасы, быелгы чәчелгән мәйданнар буенча да сөйләп узды баш агроном.
— Терлек азыгына килгәндә, ике елга җитәрлек силос һәм сенаж запасларыбыз, кимендә ярты елга җитәрлек фураж запасыбыз да бар.
Симәнәләрне дә яңарттык. Узган ел арпаның «Жанна» дигән чит ил сортын алдык. Быел язгы бодайның «Аквелон» сортын алдык. Чит ил сортларын да сынап карарга теләдек. Арыш һәм солы мәйданнарын киметтек быел, киләчәктә аларны бөтенләй чәчмәскә дигән уебыз да бар. Моңарчы вика үстерүдән тукталган идек, быел бу эшне яңадан 30 гектарда булса да башлап җибәрдек. Бер 50 гектарда җитен дә үстереп карарга булдык быел, — диде баш агроном.
Рафис Сафиуллин янә-шәбезгә килеп туктагач, бик авырлык белән генә эшлибез әле, басулар тигез өлгерми, диде. Озак еллар механизатор булып эшләүче өчен дә мондый үзенчәлекле яз беренчесе булып чыккан. Мәктәптә укыган вакыттан техника арасында йөри башладым инде мин, армиягә кадәр үк колхозга кергән идем, аннан кайткач эшемне дәвам иттем, шул еллар дәверендә берәр генә көн язгы чәчүдә эшләмичә торылгандыр, әмма атналар буе тик торган юк иде, ди Рафис әфәнде. Техника белән мавыгу нәрсәдән башланды соң, дип сорыйм тәҗрибәле механизатордан. Элек нинди генә эшкә тотынсаң да, техникасы булган кешенеке беренче чиратта эшләнә иде, ә техникасы булмаганнар алар бушаганны көтәргә мәҗбүр иде. Үзәккә үтте шул, сеңлем, диде ул. Шул этәргеч бик көчле булган күрәсең, чөнки бүгенге көндә эшнең рәтен белә торган, үз эшенә тел-теш тидермәслек итеп эшләүче алдынгы механизатор ул.
"Активист"лыларның тырышлыгы көзен ындыр табагындагы мул уңышлар белән сөендерсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев