Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мондый бәяләр булганда...

Гомер буе «икенче икмәк» дип йөртелгән бәрәңгегә авыл халкының да мөнәсәбәте үзгәрү турында берничә тапкыр яздык инде. Бүгенге кебек он-ярма, башка төр ризыкларга бәяләр нык арткач, күпләр аларның фикере үзгәрер дип көтә.

Моңа кадәр һаман бәрәңге генә ашап яшәмәбез дигән авыл кешеләре бүгенге вәзгыять шартларында ни уйлый соң? Бәрәңге басуларын элекке кебек арттырырлармы? Терлек азыгы бәяләре, бигрәк тә мал оны, ашлык бәяләре котырып үскән мәлдә, бәрәңге малларга да бер дигән азык бит әле. Шушы сорауларга мөнәсәбәтен ачыклар өчен без газетабызның социаль челтәрләрендә сораштыру үткәргән идек. «Быел бәрәңге утыртасызмы?» дигән сораштыруда 269 кеше катнашкан. Шуларның 230ы – ел да утыртабыз дигән, 15е – быел бәрәңге бакчасын зурайтырга җыенабыз, 12 кеше – инде берничә ел утыртмыйбыз, сатып кына алабыз дисә, 7 кеше – утыртмыйбыз, һаман бәрәңге генә ашап тормабыз, дигән.

–Быел гына бөтен кеше дә бәрәңге утыртуга күчәр дип уйламыйм, – ди  танышым Наил абый. – Читтәге басуларны гына түгел, яндагыларын да киметеп, печән үстерә башлаган идек бит. Ә печән җиренә әйләнгән басуларны кабат бәрәңге утыртырлык хәлгә китерү өчен бик күп көч, тырышлык кирәк. Киләсе елларга арттырырлар дисеңме? Анысын да белеп булмый. Ни дисәң дә, бәрәңге үстерү соңгы елларда бик чыгымлыга әйләнде һәм бик нәзберек культура да бит. Нинди генә авырулары юк. Ничә тапкыр агу сибәргә, чүбен утарга, төбен ердырырга кирәк... Әле тагын һава торышы нинди килә. Анысы да бик мөһим.

–Мин дә быел гына бөтен кеше бәрәңге басуларын зурайтыр дип уйламыйм, – ди Нөнәгәрдән танылган бәрәңге үстерүче Нотфулла абый  Гарипов та. – Бәлки киләсе елларда акрынлап арттырырлар. Быелга утырту бәрәңгесе да табу проблемалы. Үткән ел күп кешедә аз гына участогына утыртырга җитәрлек тә бәрәңге булмады бит. Без үзебез 40 сутыйда бәрәңге утыртабыз. Бик күп төрле сортлар белән эшлим. Бәрәңгенең яңа сортларын бер күздән үрчетәм. Элек шәхси хуҗалыклар бәрәңге сату белән бик мавыкмады, үзеннән артканын малга ашатты. Ә колхозларныкын басудан ук төяп алып китеп бардылар. Алар да сату белән проблема күрмәде. Соңгы елларда ашлык-оннарга кытлык булмады, шәхси хуҗалыклар шул сәбәпле бәрәңге үстерү мәшәкатеннән читләште. Ә күмәк хуҗалыкларны бәрәңгегә сорау булмау, бәясе түбән булу һәм башка күп төрле сәбәпләр биздерде дип беләм. Быел, әнә, бәрәңгегә сорау зур булды, райондагы хуҗалыклар үзләре үстермәгәч, ашханәләренә дип алып киттеләр. Казан, Биектаудан да сораучылар булды. Башка елларда күбесенчә Нократ Аланы базарында сата идек. Быел утырту бәрәңгесе дә күп калмады инде...

Бу сезонга район җитәкчеләре тарафыннан күмәк хуҗалык-ларга бәрәңге утыртырга дигән фәрман булмаган. Хәзер инде һәр хуҗалык нәрсәне күбрәк үстерәсен үзе хәл итәргә күнеккән. Шунысы да бар: бүген бит бәрәңгене элеккечә үстереп булмый. Махсус техникалар комплексы кирәк. Бездә инде алар фәкать «Татарстан» хуҗалыгында гына калган. Бәрәңгегә мөнәсәбәт үзгә елларда да аннан кул селтәмәүләренең сәбәбен хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин болай дип аңлата: «Сүз дә юк, соңгы елларда бәрәңге үстерү бик мәшәкатьлегә-чыгымлыга әйләнде, әмма моннан дистә еллар элек үк инде бездә, бәрәңге утыртуга махсуслашкан хуҗалык буларак, бик яхшы бәрәңге саклагычлар төзелгән, бәрәңге үстерү буенча көчле чит ил комплекслары алынган иде. Бу юнәлешне әйбәт белүче, көчле, тәҗрибәле командабыз да бар. Өстәвенә, кыш буе авыл кешесенә эш дигән сүз дә бит бу. Менә шуларның барысын исәпкә алдык инде»...

Әле бит «базар җиле»нең кайсы якка борыласын да белеп булмый. Соңгы елларда бер көн килеп, бәрәңгегә шундый бәя булыр дисәләр, ышаныр идекме?! «Үткән ел бәрәңге утыртканнар отты», – диештек быел. Чыны шулай.

–Кыш буе бәрәңге сатып чыктык, – дип дәвам итә Айнур Рамилевич. – Алдагы елда 100 гектарда үстергән идек. Һәр гектардан уртача 446 центнер уңыш алдык. Сату бәяләре дә чорына күрә ярыйсы булды. Бәрәңге сатудан 6 миллион 882 мең сум акча керде. Ә 2021 елда 80 гектарда үстердек. Корылык ел булса да, сугарулар, яфрактан тукландырулар, башка күрелгән чараларның ярдәме булды – бер гектардан 288 центнер уңыш алынды. Бүгенге көнгә 11 миллион сумлык бәрәңге саттык. Әле дә эре бәрәңге сатабыз. Көздән үк инде эре бәрәңгенең килограммы 20-25 сум булды. Соңгы вакытта эресен – 40, утырту бәрәңгесен – 15-25, малга ашату бәрәңгесен 8 сумнан саттык. Барысын да алдылар. Язга таба сораучылар тагын да артты. Үзебезнең районнан гына түгел, читләрдән дә килделәр. Быел 120 гектарда утыртырга ниятлибез. Күпчелеге «Гала» сорты булачак, 5 гектар тирәсе генә «Коломбо» сортын үстерергә ниятлибез. Нигездә ни өчен «Гала» дигәндә, безнең шартларда ул үзен күрсәтте инде, икенчедән, сатып алучылар шул сортны сорый...

Без килгәндә подвалда кызу эш кайный иде. Механикалаштырылган линиянең бер өлешендә эре бәрәңгеләрне, икенчесендә утырту бәрәңгесен аралыйлар, конвейердан төшкән бәрәңгеләр сеткаларга тутырыла, тулы сеткаларны гына күтәреп илтеп куялар – калганы әйткәнемчә, конвейр-линиядә.

–Көздән бирле эш ике сменада оештырылды. Дүрт авылдан да эшләүчеләр бар. Бүгенгә кадәр көн саен утыздан артык кеше эшләде. Бәрәңгеләр бик әйбәт сакланган, – ди бригадир Рәфкать Хөрмәтуллин. – Тагын ике атнага җитәрлек бәрәңге бар әле.

...Хуҗалыкта бәрәңге үткән ел кабат иң рентабельле культураларның берсенә әйләнгән (160 процент). Быелгы саннар тагын да зуррак булачак әле. Менә шулай, мондый бәяләр, мондый ихтыяҗ булганда бәрәңге дә табышлыга әйләнә. «Икенче икмәк» дисәң дә урынлы буласы...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәрңге