Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мондый егетләр булганда... яки кырларда, болыннарда... (+фото)

«Татарстан» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне җыйнап алуны төгәлләде һәм беренче кат уңыштан «процент печәне» дә өләште

– Әле тәмамлап бетермәдек, бер бригада калды, – ди бу турыда сорагач, хуҗалык агрономы Булат Юнысов. – Бер эшләүчегә бишәр центнерлы өчәр рулон исәбеннән печән кайтарып бирелде. Хуҗалык эшендә азрак катнашучыларга исә икешәр рулон бирелде.

Мин барган көнне ике Салавыч арасындагы болынлыкта печән җыялар иде. «Монысы шул калган бригада членнарына өләшергәме?» – дип сораган идем, «Бу болын печәне бөтен кешегә дә җитәрлек түгел, шуңа күрә аны фермага, хуҗалыкка алып кайтабыз. Бөтен кешегә бер төрле печән булмаса, әйбәт булмас дидек, аларга Кировтан арендага алган җирдән кайтачак», – диде Булат.

Сүз уңаеннан, әлеге җирләрдән хуҗалыкның башка эшчеләренә дә икенче кат печән биреләчәк. Елдагыча.  Башка елларда хуҗалык печәнгә төшүгә иң элек эшләүчеләргә печән өләшә иде, бу инде күпьеллык традиция. Быел яңгырлар булу сәбәпле генә бераз соңардылар.

Ни генә дисәң дә, «Татарстан» хуҗалыгы механизаторлары-шоферлары   эшли белә. Бу да салавычлыларның күптәнге гадәте. Кырга чыккач инде аларны әйдәләргә, кызуларга кирәкми, бер башлаган эшне тизрәк тәмамларга күнеккәннәр. Эш тә шулкадәр оешкан бара. Мин булган барлы-юклы ярты сәгать эчендә ярты болынның печәнен җыйнап та алдылар. Бер җыйгыч, өч рулонлаучы, бер төяүче, ташуда бер «КамАЗ», өч «ГАЗ»ик, бер зур махсус арба – ара якын, мәйданы зур түгел дип тормаганнар, вакытында бетсен дип, әнә шулай гадәттәге комплекслы звеноны тулысы белән бирегә туплаганнар. Булат исә эшләүчеләр белән таныштыруны дәвам итә.

–Бу болынны гына түгел, барлык берьеллык үләннәрне дә Ренат Хөснетдинов берүзе чапты. «КПР-9» агрегаты белән, ягъни 9 метрлы чапкыч белән бик булдырып эшләде, – ди ул.

Ренат – күрше егете. Моннан берничә ел элек гаиләсе белән күченеп килделәр. Килгәннән бирле хуҗалыкта комбайнда эшли. Җитәкче-белгечләрдән аның турында мактау сүзләрен еш ишетәсең, алдына карап эшли, аз сүзле, диләр.  Тормыш иптәше Анжела белән өч бала үстерәләр. Авылыбызның киләчәге, өмете булган яшь гаиләләрнең берсе Хөснетдиновлар. Болында Ренат үзе булмаса да, аның эшенең сыйфаты күз алдында: тип-тигез итеп чабылган болында ялгышып кына да калган «ял»ны күрмәссең.

– Үткән елгы кебек эссе, коры һава торышы булганда теземнәрне таратасы да булмый иде, быел анысыз булмады. Илшат Гатауллин сенажга алынган барлык мәйданнардагы печәннәрне таратып барды. Яңгырлар еш яуса да, шөкер, сенаж базларын бер сала башлагач өч көндә тутырырга дигән таләпне үти алдык. Аяз торган көннәрдә егетләр бик оешкан төстә эшләде, шуңа күрә азыкның сыйфаты да әйбәт булды дип ышанабыз, – ди Булат. – Бүген биредә эшләүче егетләрдән тыш кырдан яшел масса ташуда «КамАЗ» шоферлары Ирек Хәкимов һәм Динар Сәйфелганиевлар да зур хезмәт куйды.

Ирек тә, Динар да хуҗалыкның иң алдынгы, иң стажлы шоферларыннан. Иртә яздан көзгә кадәр кырдан иң күп печән-ашлык ташучылардан. Ел әйләнәсе машиналары төзек, үзләре юлда.

Печән әзерли торган болынга кире кайтсак, Илшат Гатауллин бүген инде тракторына зур махсус арба таккан, печән ташый. Хуҗалыкта 14 ел механизатор булып эшли. Биредә эшләүчеләр арасында иң яше ул. Печәннәрне кабат теземнәргә җыючы Мәүлет Зарипов исә иң тәҗрибәлеләрнең берсе. Күп еллардан бирле иң мактаулы тракторчыларның берсе дип өстәсәң дә, ялгыш булмас. Кырык елга якын чылбырлы тракторда эшләүче Мәүлет экскаваторда эшләгән елларында осталыгы белән танылды, өстәвенә, көненә мең төрле эш кушсаң да, карышуны белми, барысына өлгерә дип мактыйлар иде. Соңгы елларда күбесенчә фермада хезмәт куя, язгы-көзге кыр эшләре чорында кырдагыларга ярдәмгә килә. Ул кабарткан теземнәргә бер-бер артлы рулонлый торган агрегат таккан тракторлары белән Фәнил Миңнемуллин, Фәнис Сәйфетдинов, Рафил Каюмовлар керә. Фәнил – сыйныфташым, мәктәптә укыган елларда ук тәртипле-тыйнак булуы белән аерылып торды. Әтисе мактаулы тракторчы – атказанган механизатор Габделфәрт абый кебек үк, эшен булдырып эшли. Аерма шунда гына: әтисе гомер буе чылбырлы тракторда эшләсә, Фәнил кырык елга якын тәгәрмәчле тракторда. Эшен булдырып эшләсә дә, эше турында сөйләргә яратмый Фәнил, фотога төшәргә дә ризалатып булмады. Хәер, авыл кешесенең канында бугай инде бу кадәресе. «Бөтен кеше дә шулай эшли инде, нәрсәсе гаҗәп булсын», – дигән мөнәсәбәт яши. Юкса, хезмәтләре җиңелдән түгеллеген барыбыз да белә. 29 ел механизатор булып эшләүче Фәнис Сәйфетдинов һәм армиядән кайтканнан алып, 12 ел тәгәрмәчле тракторда эшләүче Рафил Каюмовларга да эшләрнең төрлесен эшләргә туры килә. Фәнис җир әзерләүдә, рулонлауда күп катнашса, Рафил кукуруз чәчү, рулонлау, бәрәңге алуда эшли, кышкы чорда фермада. Сәрдегән авылы егете Рафил авыл тормышында да бик актив, бәйрәмнәрдә, үткән чараларда ялындырмый катнаша, матур җырлары белән авылдашларын еш сөендерә диделәр.

Әзер рулоннарны шулай ук хуҗалыкның иң тырыш, тыйнак механизаторларының берсе, 1993 елдан бирле эшләүче Фәнил Сәләхетдинов «сәнәге» белән төяп тора. Бу эштә осталыгы күренеп тора, бишәр центнерлы рулоннарны ул ансат-җиңел генә машина-махсус арбаларга төяп бара. Бер-берсен ым-караштан аңларга өйрәнгән инде бу бригада. Машиналар да озак чират көтми. Мин килгәндә инде Рамил Габдуллинның «КамАЗ»ын төяп бетерсәләр, шоферларны фотога төшергән арада Нәкыйп Закиров «ГАЗ»игына төяп кайтып та китте. Нәкыйп шушы хуҗалыкта гомер буе мактаулы шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, әмма әле дә җаваплы кампанияләрдә яшьләр белән бергә  хезмәт куя. Элекке күршебез Рамил Габдуллин да бүген иң тәҗрибәле шоферларның берсе. Гаиләләре белән хуҗалыкта хезмәт куючы бу тырыш гаилә турында без газетабызда язган идек инде. Аның белән бергә печән ташуда эшләүче шоферлар Илшат Дәүләтшин, Расих Бәшировлар турында да мактау сүзләре генә язып була. Кайда гына эшләсәләр дә, булдырып, җиренә җиткереп эшләргә тырышалар. Расих әле иртә таңнан өч авылда сөт җыйнарга да өлгерә.

Менә шушындый берсеннән-берсе тырыш, уңган механизаторлар-шоферлар эшләгәнгә дә, мөгаен, күпьеллык үлән басуларының уңышын беренчеләрдән булып җыйнап алгандыр татарстанлылар.

–Барлыгы  6199 тонна сенаж салынды. Массасы да бик әйбәт булды, сыйфаты да без теләгәнчә. 5 июльгә барлыгы 397,5 тонна печән әзерләнде, шуның 231 тоннасы шәхси хуҗалыкларга өләшенде. 5 июль көнне инде берьеллык культураларны сенажга чаба башладык. Шулай ук Киров өлкәсендәге арендага алган печән җирләрен дә чабабыз, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев