Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Мондый елны күргән юк иде”

Урыннарга, авылларга барсак, безгә: “Бер үк хуҗалыклар турында күп язасыз”, – дип кайчакта үпкә дә белдерәләр (шушы фикерне истә тотып, “Хезмәт” десанты белән авылларга, урыннарга баруны практикага керттек).

Кайбер хуҗалык җитәкчеләреннән дә шундыйрак сүзләр ишетелгәли. Бу сүзләрдә хаклык бар да кебек. Әмма, ни хәл итәсең, башкаларга һәрчак юл күрсәтеп бара торган, кайчан барсаң да язардай эше, күрсәтер яңалыгы табылучы хуҗалыклар бар. “Кызыл юл” хуҗалыгы әнә шундыйларның берсе. Бу юлы сүзебез кабат шушы хуҗалык турында.

–Игенчелек өчен быелгы ел тәмамланды дисәң дә була, инде нәтиҗәләр ясарга да мөмкин. Бу ел сезнең өчен нинди булды? – Җавабын белсәм дә, хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинга беренче соравым шундый булды.

– Мондый елны күргән юк иде әле, – диде ул, бераз тын торгач. – Бу минем генә фикер түгел, баш агроном Рәис абый Сафиуллин да, элекке колхоз председателе Наил абый Салихов та шулай ди. Быел бөтен нәрсә бердәй уңды. Бөртеклеләр дә, терлек азыгы культуралары да... Аның берсеннән рекордлы күрсәткечләр алынган еллар булган, әмма, әйткәнемчә, быелгыдай бөтенесе бердәй яхшы үскән, сөендергән елы булмаган.

Сөенү димәктән, бу урында хуҗалыкның элекке рәисе Наил абый Салиховның фикерен әйтеп китү урынлы булыр:

– Мин рәислектән киткәннән соң әллә ничә рәис эшләп китте. Гаепләп әйтүем түгел, берсе дә минем белән фикерләшеп, минем белән гел аралашып эшләмәде. Фердинанд беренче көннән үк диярлек миңа шулкадәр зур хөрмәт күрсәтә. Елына кимендә ике-өч мәртәбә басуларны әйләндереп алып кайта. Юкса, ул басуларны мин үзем дә бик әйбәт хәтерлим. Әмма ул иренми, бөтен эшләрен, яңалыкларын күрсәтә,  сөйли, таныштыра. Көне буе амбарларда да, башка авыллардагы фермаларда да, кырларда да булабыз. Мин шулай дип сөйләсәм, күпләр шаккатабыз диләр. Мин үзем дә шаккатам дим инде. Әллә кайчан эштән киткән кешене тагын берәр кайда, берәр кеше шушылай зурлый, хөрмәтли микән? Юктыр дим. Эшләре дә бик яхшы бара. Бер йөреп, танышып кайткач, күреп, күңел сөенә. Бик күп төзеде. Төзи. Кая гына барсаң да тәртип, минем заманда төзелгәннәрен дә тәртипләп, яңартып бетерде, терлек санын да һаман арттыра, кешеләргә эшләргә дә, яшәргә дә мөмкинлекләр булсын дип тырыша. Бер сүз белән әйткәндә замана җитәкчесе Фердинанд. Белгечләре дә бик булдыра. Механизатор, шоферлар, терлекчеләр турында әйтмим дә инде. Бөтенесен оештыра, яңалыклардан курыкмый, тәвәккәлли белгәнгә эшләре дә әйбәт бара шул. Мондый дәвамчылар булганда, хуҗалыкның, авылларның киләчәге ышанычлы кулларда дип сөенәсең инде.

Юбиляр белән... эш турында

– Иң озак еллар баш белгеч булып эшләгән, игенчелекне үстерүгә зур хезмәте кергән Рәис абый Сафиуллинның шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилее бит әле, – ди Фердинанд Нургаянович. – Аның турында күбрәк итеп язсагыз иде...

Рәис абый безнең коллективның күптәнге дусты. Кайчан шалтыратсак, нинди генә сораулар белән аптыратсак та, һәрчак теләп җавап бирә торган дус агрономнарыбызның берсе ул. Үз эшенә шулкадәр бирелгән, бик җаваплы карый торган, бик гади, ихлас һәм искиткеч сабыр кеше. Үзе турында булырга тиешле әңгәмәбез дә, әнә, башта кырдагы хәлләр турында сөйләшүгә кереп китте.

– Шөкер, эшләр тәмамлануга бара, – диде ул. – Алдан-ала коры ел килә икән дип куркытсалар да, бер фаразлары да чынга ашмады. Үзебездән торганны тиешенчә эшләдек, сортлар белән дә эш дәвам итте, технология таләпләрен дә тиешенчә үтәдек. Һава шартлары да хезмәтебезне җилгә очырмады. Без соңгы елларда көзге культураларга зур өстенлек бирәбез. Быел да алар уңышны мулдан бирде. Көзге бодай уртача 60,1 центнер уңыш бирсә, аерым басуларда уңыш 65-70әр центнер булды. Көзге арышның да уңышы әйбәт булды. Язгы культуралар да сөендерде. Тулай җыем буенча без районда өченче урында булсак, уртача уңыш буенча дүртенче урында. Ә менә рапс һәм кукуруз уңышы буенча без районда гына түгел, республикада да иң беренчеләр сафында. Рапс соңгы елларда безнең хуҗалыкның маркасы   инде ул. Күп тә игәбез, быел да 420 гектарда үстердек, уңышы да моңа кадәр күрелмәгәнчә булды. Күпләр аны бик нәзберек культура дип ташлап та бетерде. Үзебездә рапс эшкәртү цехы да булгач, ул безнең өчен икеләтә рентабельле культура. Шуңа күрә чәчүдән башлап, корткычларга каршы эшкәртү, җыйнауга кадәр бөтенесен үз вакытында башкарырга тырышабыз. Шунысыз аңардан  уңыш алам димә. Кукурузны орлыкка үстерү буенча да тәҗрибәбез җитәрлек. Бу көннәрдә аны сыттырып, җиңсәләргә тутыру эше бара. Вакытында җыйнап алырга дип тырышабыз. Ел ярымлык терлек азыгы әзерләдек дип сөенәбез...

Рәис абый әңгәмә өчен бик җайлы кеше. Ипләп кенә сиңа кирәген әйтә. Дөрес, эш күрсәтәм дип мактану гадәте юк (ярый әле хезмәтләре вакытында тиешенчә бәяләнгән: мактау таныклыклары да күп, “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исеме дә бар). Юкса, алтынчы рәис белән эшли. Барысы белән дә уртак тел таба алган, килешеп, аңлашып эшләгәннәр. Беркем дә аның турында ялгышып та начар сүз әйтмәс, диләр аның хакында.

Чутайның үз егете ул. Мәктәп тәмамлагач, Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном белгечлеге алган. Күрше Малмыж районында орлыкчылык агрономы булып эшләгән, армия хезмәтеннән соң ике ел Себердә яшәгән. Гаилә хәле буенча авылга кайткан егет әнә шул елдан бирле – 34 ел туган авылында агроном булып эшли. Шуның 31 елын баш агроном.

– Менә шушы елларда иң авыры кайсы ел булды? – дип сорамый кала алмадым Рәис абыйдан.

– 2010 ел, – ди ул. – Безне ул елны Киров кына коткарды. Әле ярый без башкалар ташый башлаганчы, алданрак уянып, аяк киенеп калдык. Юкса, тагын да авыр хәлдә кала идек...

Хәер, һәр елның, һәр фасылның барыбер үз проблемасы чыга инде аның. Шуңа да авыл хуҗалыгы бит ул. Рәис абый зарлана торган кеше түгел. Кайчан шалтыратсаң да, “була, әйбәт”тән башка сүз ишетмәссең. Тормыш иптәше Әлфинур белән берсен-берсе тулыландырып, авыл өчен җан атып, бик матур пар булып яшиләр. Әлфинур да шушы хуҗалыкта 30 елга якын баш бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Илгә-көнгә игелекле тәртипле балалар үстереп, бүген оныклар өчен кадерле әби-бабай булып, үзләре тудырган муллыкта, бәрәкәтле гомер кичерәләр.

– Яңалыклар күп кертелгән хуҗалыкта баш белгеч булып эшләү җиңел түгелдер дим, – Рәис абыйга.

– Шикәр чөгендеренә кадәр үстереп карадык инде, – дип көлемсери ул. – Бер яктан кызык, ә икенче яктан һәр яңалык зур игътибар сорый. Уңышлы булып чыкса, тырышлыклар бушка китмәсә, бик рәхәт була. Бөтен мәшәкатьләр онытыла...

Хезмәтләрегез бушка китмәсен, гел шулай бәрәкәт белән сөендерсен! Уңышлы еллар дәвамлы булсын!

Саннар үзе сөйли:

–Хуҗалык буенча барлыгы 87997 центнер бөртеклеләр җыйнап алынган;

–Рапсның уртача уңышы – 25,7 центнер. Тулай җыем 10809,5 центнер;

–500 гектарда игелгән кукурузның 150гектары суктыру өчен калдырылган. Бүгенгә 420 тонна орлык сыттырылып, җиңсәләргә тутырылган. Сугу дәвам итә;

–157843 центнер сенаж;

–128388 центнер силос;

–28601 центнер печән;

–23157 центнер салам әзерләнгән;

–Шәхси хуҗалыкларга 8013 центнер печән, 4363 центнер салам бирелгән;

–Быелның тугыз аенда 64987центнер сөт;

–2880 центнер ит җитештерелгән;

–Бүгенге көндә дәүләткә көндәлек 25 тонна сөт сатыла;

–Хуҗалык кассасына бу чорда 204306 мең сум акча кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы