Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Мондый күренешне картинада гына ясап була"

Аксакаллар белән киңәш-табыш итешеп яшәү яхшы гадәт

Узган атнада аксакал экс-рәисләр "Кызыл юл" хуҗалыгында  кунакта булды. Алдынгыларның берсе булган хуҗалыкның яңалыклары белән таныштылар, уңышларына сокландылар, киңәш-табыш та итештеләр, сабак та бирделәр. 

- Мин шаккатып кайттым, - ди районның мактаулы гражданнарыннан берсе, П.А.Столыпин премиясе лауреаты Фәрит Әхмәтханов. - Нөнәгәр, Комзавод, Чутай, Акман басуларын карап үттек, ник бер чүп әсәре булсын. Мондый күренешне картиналарда гына ясап була торгандыр. Клуб, мәктәп төзелеше бик сокландырды. 

Аксакаллар белән киңәш-табыш итешеп яшәү яхшы гадәт. Инде традициягә әверелгән мондый очрашулар дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев