Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Муеның борылмый мәллә?.. (фото)

Узган елгы көзге ярминкәләрдән соң үпкәләп шалтыратучылар булды, сәгать 9, сатучылар таралыша башлады, итне сатып бетергәннәр, иркенләп йөреп, кирәкле тауарны да алып булмады, дип.

Шуңа күрә быел үзем бардым, үз күзем белән күрәсе килде, ярминкә кыза башлагач, шалтыратырсыз, килермен, дидем. Аның кызган вакыты сәгать 7.30да башланып, 9га кадәр дәвам итә икән. Һәрхәлдә быел шулай булды. Тауарын саткан кеше әкренләп кайтырга җыена. Өлкәннәр хөрмәтенә булгангамы, ярминкәгә яхшылап хәзерләнгәнлек, оешканлык күренеп тора. Җәмгыятьләр җитештергән тауарларына әлләни егылып китәрлек бәя куймаган, әмма халык барыбер яратып ала, ә менә җирлекләр, мәктәп-бакчалар бәяне тозлаган, маринадлаган яшелчәләргә, җиләк-җимеш компотына, кйнатмасына арзаннан куйган, кибеттән килограммы 40-50-60 сумнан ала торган алмаларны монда 30 сумга алырга була иде. Ит берничә ноктада сатылды, әле ахырга таба да сатылып бетмәгән иде. Карап йөрсәң, таурларны бик арзанга да табарга мөмкинсең. Сатучыларыбыз халыкны җәлеп итәргә өйрәнеп киләләр, тауарларын ягымлы итеп кенә мактыйлар, сорауларга матур гына җавап бирәләр. (Әмма кулланучы сатулаша белми әле...)
Шул ук вакытта төксе итеп җавап бирүче бер-икесе дә бар. Мисалларның берсе, салам төяп килгән машинада утыручы тауары белән кызыксынган әбигә теләр-теләмәс кенә җавап бирә, борылып та карамый, әби исә, муеның борылмый мәллә, дип сорарга мәҗбүр булды. Үзгә тауар алырга җыенсаң, инде сатылды, дип әйтүләре үзәккә үтә, ярминкә башланды гына югыйсә... Машиналар буйлап печән-салам сорап чык, сатылды, дип кабатлап тик утыра, комиссия килгәнен генә көтәләр, хәзер иясенә илтәләр...Килгәнче үк иясе билгеле инде моның дип әйтәсе килми, иртән үк килеп калдырткан өлгерләр дә бардыр, чөнки ярминкәгә иртәнге сәгать 5 тә үк кузгалалар...Әмма билгеле бер тауар сатып алыр өчен ярминкәне зарыгып көтеп алганнан соң да буш кайтсаң, күңелле түгел шул... Андыйлар булмагандыр, һәркем үзенә кирәк әйберне алалгандыр дип ышаныйк. Чөнки ярминкәсе бик бай иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250