Начар һава торышы урып-җыюга киртәме?
Басу-кырларда эшләрнең гөрләгән чоры. Дөрес, быел әзрәк яңгырлы һава торышы гына аяк чала. Алай да көн аяз тора башлауга бөтен техника дәррәү басу-кырларга юл тота. Кемдер урып-җыюда тырышып хезмәт куя, кемдер көзге чәчүгә җир әзерли, кемдер салам рулонлый, кемдер терлек азыгы әзерләүдә...
«Сосна» җәмгыятенә дә эшләренең иң кызу чагында барырга насыйп булды. Комбайннар бер басудан икенчесенә күчеп, эшкә керешкән мәлдә, агроном икенче басудан кайткан бөртекләрнең алдагысы белән кушылырга тиеш булмавын ассызыклап, амбар хуҗалыгына шалтыратты. Монсы чәчүгә тотыласы орлык, алдагылары белән куша күрмәгез, дип кат-кат кисәтте. Унынчы елын эшләүче Илназ Габдрахманов шушы авыл егете. Укып бетергәннән соң, туган ягына кайтып, биредә хезмәт юлын башлап җибәрә. Озак еллар агроном булып эшләп, зур тәҗрибәгә ия Ифрат Сафиуллин лаеклы ялга туктаганнан соң Илназ аның урынына алмашчы булып кала.
— Без көткән яңгырлар тиешле вакытында яумаганга иген уңышы да, терлек азыгыныкы да чигенке булды, кызганыч, — дип башлады сөйләшүебезне баш агроном. Шулай да тулаем җыем үзебез көткән кадәр булыр дип өметләнәм. Хәзер инде бер минутны да әрәм итмичә, эшләргә тырышабыз. Чөнки игеннәрне вакытында җыеп алмасаң, алар коела башлый. Андый югалтулар әлегә юк, инде моннан соң да аңа юл куймыйча, урып-җыюны тәмамларга иде. Безнең 1969 гектар чәчүлек җирләре бар, быел язгы чәчү чорында 1014 гектар арпа, 280 гектар бодай, 193 гектар солы, 150 гектар орлыкка алына торган кукуруз, 113 гектар борчак һәм 65 гектар вика чәчелде. Көзге культураларның гомуми мәйданына килгәндә — 281 гектар иде. Шуның 93е «Льговская-4» сортлы бодай, ә калган өлешендә ике төрле сорт арыш иде, «Память Кунакбаева» һәм «Подарок». Алар авыррак кышладылар, шуңа да арпа белән өстәп чәчәргә туры килде. Уртача уңышларга килгәндә, арыш — 25 центнер, көзге бодай — 32 центнер, арпа — 24 центнер, борчак — 19 центнер, солы 25 центнер бирде гектарыннан.
Урып-җыю белән бергә терлек азыгы да әзерлибез, икенче катына керешеп киттек. Бүгенге көндә 245 гектар күпьеллык үлән урылды. Үзалдыбызга 13 мең тонна — сенаж, 12 мең тонна силос әзерләргә дигән план куйган идек. Максатыбызга ирешә алырбыз дип ышанам. Кукурузлар да матур гына үсеп утыралар, дөрес, узган ел белән чагыштырып карасак, чигенкерәк, аларның силос-ка дигән мәйданы 470 гектар. Кукурузның быел чит илнең җиде сорты игелде.
Игеннәрен җыеп алган мәйданнарны эшкәртеп тә барабыз, көзге чәчүгә дә мәйданнар әзерлибез. Анда «К-700» тракторы «БДМ» агрегаты белән Рафил Хәйруллин эшли. Шушы көннәрдә инде күлтине дә чыгарырга планлаштырабыз. Көзге чәчүгә техникалар әзер, кешеләр тупланылган, симәнә һәм ашлама да тиешенчә әзерләп куелган. Көзге культуралар быел 350 гектар мәйданга чәчеләчәк, аның 150 гектары — арыш, 200 гектары көзге бодай булачак.
— Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән, салам, ашлык бирелдеме әле?
— Печәннәрне өләшеп чыктык инде, саламнарны пресс-лыйбыз гына әле, күбрәк арпа саламын сорыйлар малларга ашатырга. Ашлыкка килгәндә, бездә урып-җыю тәмамлангач бирелә. Ә инде кирәк кеше үзе теләгән вакытта алданрак та килеп ала ала.
— Бүгенге көндә басу-кырларда хезмәт куючылар белән дә таныштырып үтегезче?
— Күпьеллык үләннәрне уруда «Магдон» комбайнында Рузәл Зыятдинов эшләде. Терлек азыгы әзерләүче «Полесье» комбайннарында Рәис Хәбибрахманов белән Искәндәр Муллагалиев хезмәт куйды. «МТЗ-1221» тракторында Дияз Гарипов, Раиф Вәлиев, «Т-150» белән Рамил Шамилов, "КамАЗ«да Илшат Муллагалиев, Иңгель Закиров, Айрат Таҗетдинов, Рөстәм Һадиев, Рәис Ганиев һәм Рәнис Хәйруллин терлек азыгын ташып тордылар.
Урып-җыюда дүрт комбайн эшли. Аларны инде тәҗрибәләре зур булган игенчеләр иярли. «КЗС-10» комбайнында Рамил Нуриев, ярдәмчесе Алмаз Юсупов белән, «Акрос-550» комбайнында Расил Зыятдинов, ярдәмчесе Дәниф Гарипов белән, «КЗС-812» комбайнында Тәлгать Зарипов, ярдәмчесе Солтан Гыйбадуллин белән һәм «ДОН-1500» комбайнында Разит Әхмәтов эшлиләр. Ашлыкны ындыр табагына «КамАЗ» белән Илшат Муллагалиев, Иңгель Закиров һәм «ГАЗ-53» машинасы белән Айдар Борһанов ташып торалар. Басудагы ут-күздән Әмир Зыятдинов саклап тора.
Салам пресслауда Илсаф Муллагалиев, Раушан Мәрданов, Фәнис Сабитов, Илнур Мәрданов һәм Фаил Нәҗипов хезмәт куя.
«Сосна» җәмгыятендәге бүгенге эш барышы белән танышкан вакытта яшьләрне дә күрергә туры килде. Димәк, туган якларында төпләнеп калучылар бар, бу исә, авылның да киләчәге барлыгын күрсәтүче төп фактор булып тора. Соңгы елларда гына да Норма аграр көллиятен тәмамлаган дүрт егет хуҗалыкка кайтып, техникаларга утырганнар. Шуларның берсе — Дияз Гарипов бүгенге көндә җир эшкәртү эшен башкара. Әлеге гаиләнең һәрбер кешесе җәмгыятьтә хезмәт куя, дип ассызыклап узды баш агроном. Әти-әнидән кечкенәдән хезмәт тәрбиясен күреп үскән егетләр дә бүген хуҗалык кырларында. Дияз укуын тәмамлап, тракторда эшләсә, Дәниф әлегә студент, шулай да җәйге айларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
"Сосна"лылар иген мәйданнарының яртысын җыеп алганнар инде, көннәр матур гына торса, калган өлешен дә озакка сузмыйча эшләп бетерергә планлаштыралар. Быелгы уңыш узган елгыдан чигенкерәк дисәләр дә, булганын югалтуларсыз җыеп алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев