Балтач районы, Арбор авылыннан Наил Галиев илленче урагына төште. Ярты гасыр гомер! Ә хезмәт юлы күпкә озынрак. Бишенче сыйныфта кул чалгысы белән борчак чабып йөргән вакытларын да елмаеп искә ала Наил абый.
- Унҗиде яшемдә инде, кыр корабына утырып, уракка төштем. Быел миңа 67 тула. Төгәл - 50 ел. Балыкчы - елга буена төшәргә, ат чабышка ничек ашкынып тора, мин дә нәкъ шулай. Басу, кыр үзенә чакыра. Юкка гына иген кырларын диңгез белән чагыштырмыйлар. Хәер, минем үз гомеремдә бер тапкыр да чын диңгез күргәнем юк, телевизордан күргәнемнән чыгып әйтү ем. Игеннәр дә, дулкын кебек тирбәлеп, сиңа таба киләләр, югарыдан комбайн кабинасыннан караганда, бу бигрәк тә ачык күренә, - ди игенче.
Ничек була икән ул иген диңгезен кыр корабында гизү? Мин дә Наил абый янына комбайн кабинасына менеп утырам да акрын гына иген басуына кереп китәбез. Җиргә иелгән тулы башаклар, бик сирәк булса да, күз кысып калучы күкчәчәкләр, сары чәчле, зәңгәр күзле балачагымнан сәлам бирә төсле. Авылдашым да, акрын гына, хатирәләр йомгагын сүтә.
«Кар өстеннән дә арыш суктык»
- Урып-җыюның төрлесен күрергә туры килде инде, - ди Наил абый. - Быелгы кебек яңгырлы еллар килеп, урып-җыю кар төшкәнче сузылып, кар өстеннән йөреп тә ашлык суктык. Бер елны исә басудан камылга хәтле җыйдык, ул елны уңыш бер дә булмады, ә терлекләргә азык кирәк. Элегрәк урып-җыю чорында басулар гөрләп тора иде, техника күп. Аларның җитештерүчәнлек түбән иде шул. Хәзер техника көчле, берсе генә дә әллә ничаклы эш башкара. Без дә синең белән чит ил комбайнында барабыз менә.
Эссе булса, суык өрә, салкын булса - җылысын. Сүндерми генә берәр нәрсә төшеп карыйм дисәң, ялгыш кысылырсың дигәндәй, үзе сүнеп тә куя. Безнең илдә эшләнгән техниканың да үз өстенлеге бар. Алар мөмкин булганнан күбрәк эшли. Аны бит инде безнең халык эшләгән, үзебез төсле - карусыз. Мисал өчен, температура утыз градустан артса, чит ил комбайны бөтенләй кабынмый. Безнеке исә, эшләргә кирәк икән, эссе дими, суык дими. Мин эшли башлаган елларда комбайннарның кабинасы бөтенләй булмый иде. Бик осталар фанер такталардан, брезентлар тарттырып, кабина да әмәлләп куялар иде.
Куян күчтәнәче
- Куян күчтәнәче алып кайта идеңме дисең инде, - дип елмая кыр батыры. - Күчтәнәчен генә түгел, басудан чын куяннар да тотып алып кайтканым бар. Әй шатландылар инде малайлар. Ике улым да, үсә төшкәч, үзем белән җәйге чорда комбайнда да эшләделәр. Бер елны хатыным Раушания белән дә эшләдем. Мәктәптә дәресләре беткәннән соң, җәйге каникул чорында ул да комбайн ярдәмчесе булып алды. Аның белән эшләү авыррак. Хуҗалыкта аны күпме эш көткәнен беләсең, тизрәк өйгә кайтарып җибәрәсе килә. Болай аның тракторга укыган рөхсәт кәгазе дә бар иде. Бер чорда мәктәпләрдә егетләрне - механизатор хезмәтенә, кызларны сыер саварга йә төзелеш эшенә өйрәтәләр иде. Бу - мәктәптән үк егет-кызларны тормышка, эшкә әзерләү булган. Бер бетеп торды да 80нче еллар башында хезмәткә өйрәтү кабат яңартылды. Шул елларда мәктәпкә кайтып, егетләргә 26 ел техника һәм хезмәт дәресләре укыттым. Җәйге чорда колхозда эшләдем, әлбәттә инде, бер ел да урып-җыюны калдырмадым. Мәктәптә балаларны хезмәткә өйрәтүгә килсәк, бик кирәкле программа иде ул. Мәктәпне тәмамлау таныклыгы белән бергә тракторда эшләү хокукы да алып чыксаң начармыни? Кая барыйм дип бәрелеп тормый, утыра да тракторда, комбайнда эшли.
Колхоз белән яшәп була
- Хәзер колхоз дип аталмаса да, шул колхоз системасы белән эшлибез инде без. Инвесторлар булган төбәкләрдә авыл халкына авыррак дип ишетеп беләбез. Әле монда пенсиягә чыкканнарны да ташлап бетермиләр. Мәктәбен, клубын да карыйлар. Эшләсәң, авылда яшәргә була. Безнең үзебезнең дә ике сыер, бер тана көтүгә йөри. Абзарда ике үгез белән бер яшь бозау бар. Ашлыкны колхоздан алам. «Бетсә, читенсенеп торма, кер дә яздырып ал», - ди колхоз председателе. Син сорадың менә, табигать белән хозурланасыңмы, дип. Печән басуларына килеп кергәч, яңа чапкан печән исеннән башлар әйләнә, хозурланасың. Шулай да басуда, комбайнга утырып, беркем дә матурлыкка сокланыр өчен генә йөрми. Акчасы да кирәк, терлек өчен «курмасы» да була. Безнең якларда игенчелектән акча бик алып булмый, терлекчелек тартып бара авыл хуҗалыгын. Элек менә задание бар иде. Шул хәтле җиргә моны чәчәргә, тегене чәчәргә дигәндәй. Хәзер хуҗалык үзе хәл итә. Аңа нәрсә кирәк, нинди азык әзерләргә уйлый, шуны чәчә. Хәзер хайваннарга фермада башак та бирмиләр. Саламны турап, басуга ашлама итеп калдыралар. Ул да җирне яхшырта. Ашламасын да көч булган кадәр кертәләр, орлыклар яхшы. Көзге бодай басуын суктылар, гектарыннан 67 центнер чыкты. Элек 14 центнер чыкса, күп булган, диләр иде. Бу бит инде искитмәле уңыш, безнең туфракта диген.
Социалистик ярышта бер-береңнән калышма
- Юк, мин беркайчан да беренче булам дип омтылмадым, - ди Наил абый, аклангандай итеп. - Минем өчен иң мөһиме: башкарган эш сыйфатлы булсын. Әтидән килгән холкымнандыр инде бу. Әтием Малик гомер буе тимерче булып эшләде. Әле хәзер дә искә алучылар бар. Берәр нәрсә ясарга сорап килсәң, әйләндерә, карый. Аннары, акрын гына: «Моны, энем, болай итеп карарга, тегесен тегеләй итәргә кирәк», - дип сүз башлый иде. «Малик абый, ни эшләтсәң дә эшләт, сугып кына бир дип әйтә торган идек», - диләр. Кем белән ярышам - ярышмыйм. Минем белән эшләп йөргән комбайнчыларның кайсы гына исән икән инде? Безнең каршыда кайчандыр малай-шалай булып эшләп йөргәннәр ир уртасы булып өлгерде, алар җигелеп тарта хәзер.
Заманалар үзгәрә, кырлар да... Бервакыт бөтенләй юкка чыгып беткән иде, ара-тирә күкчәчәкләр күренә. Чүп үләне инде, сүз дә юк. Шулай да аны күргәч рәхәт. Якын танышны күргән кебек. Бала чакта яланаяк йөргәндә табанга кадала торган бер төрле чәнечкеле тигәнәк була торган иде, ул да менә су буйларында күренгәли башлады. Анысы да сагындырган икән...
Ранил Сабитов өчен быелгы урак - беренчесе.
- Хуҗалыкта мин күптәннән эшлим инде, - ди егет. - Хезмәт юлы дип әйтү дөрес булса, җиденче сыйныфны тәмамлаган елны ук гараж ишегалдын чабырга чыккан идем. Аннан соң бер җәйне дә тик ятканым булмады. Комбайн ярдәмчесе булып та эшләдем. Сабадагы көллияттә укыйм. Быел менә комбайнны үземә үк тапшырдылар. Уку - бер, аны эштә куллану - икенче нәрсә. Олы комбайнчылар гел янәшәдә, булышып, киңәшләрен биреп торалар, алар булмаса, күпкә кыенрак булыр иде. Мине хәзер, эштән дә бигрәк, комбайн ярдәмчесе өчен җаваплылык куркыта. Ул да минем яшьтә, шулай да мин - өлкән комбайнчы һәм җаваплылык та - минем өстә.
Зөлфия Хәлиуллина, Балтач, Арбор.
Нет комментариев