Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Алдагы ел уңышы турында хуҗалык белгечләре урып-җыю чорында кайгырта башлыйлар.

Агрономнар, амбар хуҗалыгы белгечләре орлыкчылык буенча максатчан эшлиме?

Бу аңлашыла, чөнки орлык алыначак уңышның нигезе икәнен һәркем яхшы белә. Бу юнәлештә агрономнар, амбар хуҗалыгы белгечләренең соңгы елларда максатчан эшләвен билгеләп узарга кирәк. «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларның турыдан-туры орлыкчылык белән шөгыльләнүе хуҗалыкларны яңа, перспективалы орлыклар белән тәэмин итүдә зур этәргеч булып тора.

Бүгенге көндә Тимирязев исемендәге хуҗалыкның тикшерелгән орлыкларының 59 проценты оригинал, 12 проценты элиталы, «Татарстан» хуҗалыгында тикшерелгән орлыкларның 41 проценты оригинал, 38 проценты элиталы, дип бәяләнгән. Оригинал орлык  булдыру эше «Кама», «Активист, «Яңа тормыш», «Кызыл юл» һәм «Смәел» хуҗалыкларында чагыштырмача уңай куелган. Әмма шул ук вакытта «Сосна», «Алга»,Тукай исемендәге, «Маяк», «Уңыш» хуҗалыкларында бу төр орлыклар юк дәрәҗәсендә. Элиталы сортлы орлык булдыру мәсьәләсенә «Уңыш», «Алга», «Сорнай», «Бөрбаш» һәм «Игенче» хуҗалыгы белгечләре тарафыннан игътибар аз булуын танырга кирәк. Орлыкчылык буенча эшли торган хуҗалыкларда язгы бодайның «Альварис», «Ульяновс-105», арпаның «Орланд», «Памяти Щепелева», «Нур», солының «Конкур», «Всадник» кебек суперэлита һәм элита сортлы орлыкларны сатып алу мөмкинлеген файдаланырга кирәктер. Ике хуҗалыктан кала (Тукай исемендәге һәм «Уңыш») барлык урында орлыклар тулысынча яраклы, дип табылган. Бу бер яктан уңай булса, күп хуҗалыкларда «олыгайган» орлык булу күңелгә шик өсти. Барлык тикшерелгән чәчүлек орлыгының «Труд», «Бөрбаш» хуҗалыкларында 11 проценты, «Дуслык» – 18,  «Кама» – 20, «Яңа тормыш» хуҗалыгында 24 проценты перспективасы зур булмаган орлык. Район буенча бу сан 7 процентны тәшкил итә. Татар халкының, «Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың» дигән мәкален истән чыгармаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы