Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нибары ике хуҗалыкта

Берничә ел инде районда бәрәңге «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда гына игелә

Быел да «икенче икмәк»не әлеге хуҗалыклар гына үстерә. Икесендә дә бүгенге көндә уңыш җыйнау тулы көченә бара.
Тимирязев исемендәге хуҗалыкта мәктәп укучылары, аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары, белгечләр һәм хезмәткәрләр эшләсә, «Татарстан» хуҗалыгында ике комбайн эшли, өч казыгыч артыннан бәрәңгеләрне мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр чүпли.
–Быел без бәрәңгене 126 гектарда утырттык. Елдагыча, төп өстенлек «Гала» сортына бирелде, ул безнең шартларда берничә ел инде үзен бик әйбәт күрсәтте. Өч ярым гектарда гына «Коломбо» сортлы бәрәңге үстердек. Үзебездән торган технологик таләпләрнең барысын да үтәдек, чүп үләннәргә, корткычларга каршы да берничә тапкыр эшкәрттек, яфрактан тукландыру да үткәрелде, коры торган көннәрдә 70 гектарга якын мәйданы сугарылды да. Уңышы елына күрә начар түгел: уртача 330 центнер, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов. – Бәрәңге алырга 12 сентябрьдә чыккан идек, бүгенгә яртысының уңышы җыйнап алынды инде. Комбайннарда бәрәңге игү звеносы җитәкчесе Дмитрий Иванов һәм Рафил Каюмовлар, өч казыгычта Илшат Һидиятов, Фәнил Хамматов, Илшат Гатауллиннар бик тырышып эшли. Көндәлек бәрәңге чүпләүдә 200ләп кеше катнаша. Чүпләнгән бәрәңгене җиде техника бәрәңге саклау складына ташып бара. Анда шулай ук кызу эш кайный: кайткан бәрәңгеләрне аралап, көндәлек урнаштырып баралар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев