Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нигә сөтчелектә артка чигенәбез ...

Районда соӊгы вакытларда сөт җитештерүдә яулаган үрләрдән артка чигенеш күзәтелә. Узган ел районыбыз хуҗалыкларында тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт саудык. Бу елда да бу күрсәткечне кабатладык та, менә хәзер узган елгыдан көн саен 2 тоннадан артык сөтне ким тапшырабыз.

3 август көненә 20 хуҗалыкныӊ нәкъ яртысы узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда кайтыш эшли. Иӊ зур чигенешне «Дуслык», «Труд», «Татарстан», «Якты юл» хуҗалыклары ясаган. Көненә 16 меӊ килограмм сөт савучы «Татарстан» хужалыгыныӊ бу чигенешен вакытлы, дип бәяләп буладыр, әмма көнлек 2480-5690 килограмм сөт савучы «Уӊыш», Тукай исемендәге, «Арбор» хуҗалыкларына тагын да артка чигенергә юл юктыр. Шул ук вакытта «Смәел», «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Сосна», «Борнак» хуҗалыклары узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 1890-881 килограмм сөтне артык савалар. Димәк, бу очракта хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, сыер савучылар сөтне арттыру өчен ниндидер юлларын тапканнар. Узган елгыдан ким эшләүне табигать кыланмышларына гына әйләндереп калдыру да дөрес булмас. Хәзер инде ашатырга яӊа сенаж базларын да ачарга була (күп җирдә шулай эшләделәр дә), өстәмә төрле кушылмалар бирү дә зыянга түгел. Терлек азыгыныӊ иӊ файдалы вакытында әзерләүне әле үләннәрне чабарга иртә, кыска, дип кулдан ычкындырдык. Күп кенә җирдә печәннәр сөрсенеп яисә пәрәвез белән капланырга да өлгерде. Мондый ризыкны терлеккә ашатудан файдасына караганда зыяны күбрәк, сөтне дә мулдан савып алып булмаячак. Димәк, урыннарда терлек азыгыныӊ сыйфатына караш бик җитди булырга тиеш.

Күрсәткечләр район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250