Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һөнәре барның – киләчәге бар

«WorldSkiHs CompetШon-2019» дөньякүләм чемпионатын кабул итү өчен барган көрәштә! Казаныбыз җиңү яулады. 2019 елда "WorldSkills Competition" дөньякүләм чемпионаты Казанда уздырылачак.

Әлеге карар Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткәрелгән WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында кабул ителде. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Чемпионатта катнашу өчен үз территорияләрендә, шулай ук Париж һәм Белгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көч сынашты, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге нәкъ менә Казан өчен тавыш бирде.

Икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйле рәвештә эшче һөнәренең дәрәҗәсен берсүзсез арттыру республика хакимияте һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнехановның алга куйган максатларының берсе.

Республика җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләре һәм республиканың югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрен үстерү һәм популярлаштыру яклы.Узган ел Татарстанда 5 махсус ресурс үзәге булдырылган иде, быел тагын бишәү ачылачак. Республикада барлыгы 25 заманча ресурс үзәге булачак. Көллият һәм югары уку йортларының җирле товар җитештерүчеләр белән мөнәсәбәтләре дә үзгәрешләр кичерә, хезмәттәшлек ныгый, үзара элемтәләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Гомуми икътисадый үсешне фаразлаганда, аның нигезе итеп, без иң беренче чиратта яңа станоклар, җиһазлар, алдынгы технологияләрне булдыруны беренчел шарт итеп куярга гадәтләндек. Ә шул җиһазлар белән идарә итүче, яңаларын булдыручы эшче кеше факторы нигәдер күләгәдә калып барды.
Соңгы елларда районыбызның җитештерү өлкәсендә хезмәт ияләренең яше өлкәнәю сәбәпле, эшче кулларга кытлык үзен сиздерә башлады. Димәк, яшьләрне эшче һөнәренә күбрәк тарту, аларның киләчәген туган җире, авылы белән бәйләү, җир хуҗасы итеп тәрбияләү бүген иң мөһим юнәлеш. Әйтергә кирәк, яшьләр үзләре дә моны тоя, чөнки хөкүмәтнең дә бу тармакка ярдәме хәйран саллы. Шуңа күрә хәзер авылларда калучылар сирәк күренеш түгел.
Районыбыз яшьләре 9 нчы сыйныфны тәмамлагач укуларын дәвам итеп һөнәр сайлау өчен күбесе Норма лицеен сайлый. Дөрес, ул лицей хәзер Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте бүлеге итеп үзгәртелеп, яшь һөнәр ияләре әзерләүдә тагын да киңрәк масштабта эшли башлады. Теләге булган укучылар районнан тыш күрше Арча, Саба , Кукмара, Әтнә районындагы лицей-көллиятләрдә, Чавал техникумында көндәлек тормыш өчен кирәкле һөнәрләр үзләштерәләр. Ел саен бу юнәлеш буенча китүче егет-кызларның саны арта бара. Мәсәлән, 2013нче елда 9нчы сыйныфны 396 укучы тәмамлаган, шуның 146сы лицейларга укырга кергән, 2014нче елда тәмамлаган 406 укучының 187се бүгенге көндә эшче һөнәрен үзләштерә. Бу, әлбәттә, күркәм күренеш.

- Әтнәдәге авыл хуҗалыгы көллиятен тәмамлап, үзебезнең авылда инженер булып эшли башладым. Шактый ярдәм акчасын алдым. Хәзер читтән торып Казан Авыл хуҗалыгы Академиясендә укыйм, анда да җәмгыять үзе ярдәм итә, укыта, - ди "Борнак" җәмгыятенең баш инженеры Рөстәм Сабиров.

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы директоры Нияз ХӘКИМОВ: "Без авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, тракторчымашинист һәм пешекче-кондитер һөнәрләре буенча белгечләр әзерлибез. Соңгы ике елда пешекче-кондитер буенча укыту туктатылып торды. Әмма районыбызда кафе-рестораннарның күпләп ачылуы үз чиратында бу һөнәргә сорауны арттырды. Без быел янәдән группа тупларга мәҗбүр булдык.

Шулай ук, А,В, С категориясе буенча шоферлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, ЭВМ операторлары әзерләү курслары да оештырыла. Район Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша да белем алучылар шактый. Шуны әйтергә кирәк, бездә белем алган егет-кызларның 70 проценттан артыгы үзебезнең җирлектә хезмәт куя".

Мәктәптән соң туры югары уку йортларына китәргә ашыкмыйча, башта эшче һөнәрен сайлап, үзләрен сынап карау яшьләргә киләчәк тормышларын ныклап тәгаенләргә ярдәм итә. Шуңа күрә дә авылларыбызда лицей тәмамлап, трактор-комбайннарда, терлекчелектә, кафеларда эшләп, укуларын вузларда читтән торып дәвам итүче егетләр-кызлар диплом алгач, билгесезлек алдында калмый. Эштә тәҗрибәсе һәм белеме булган белгечкә һәркайда сорау зур. Районыбыз оешмалары, җәмгыятьләре дә бу уку йортлары белән һәрвакыт элемтәдә торалар. Чөнки аларда заман белән бергә үзгәреш кичергән яңа техникаларны, яңа техно-логияләрне дә белгән кадрлар әзерлиләр.

- Узган ел үзебезнең Нормадагы лицейны тәмамлаган 5 егет эшкә калган иде. Афәрин, кыр эшләрендә нәтиҗәле эшләделәр. Алган белемнәре юкка булмаган, - ди "Кама" хуҗалыгының баш агрономы Айдар Әсхадуллин.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларга яңа һөнәрләр үзләштерүдә дә лицей-көллиятләрнең ярдәме зур. Әлеге үзәк аша ел саен дистәләгән кеше укыталар, алар исә эретеп-ябыштыручы, пешекче, чәчтараш, компьютерчы һәм башка һөнәрләргә ия була.

- Быел ярты елда гына да лицей һәм көллиятләрдә безнең үзәк аша укып, яңа һөнәр үзләштереп, 50гә якын кеше һөнәрле дә, эшле дә булды. Аларның 17се Арча аграрсәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында белем алып, пешекче һәм эретеп ябыштыручы таныклыгы алды, - ди үзәк җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин.

Авыл өчен кирәкле һөнәр үзләштереп эшкә кайткан белемле кадрларга дәүләт зур игътибар бирә. Йортлар төзергә ярдәм итү программасы эшли, төзелешкә янәдән билгеле бер күләмдә субсидия акчасы бирелә. Яшь кадрларга һәр җәмгыять, оешма үзе дә ярдәм күрсәтергә әзер.

Районда эшләп килүче аграр яшьләр берләшмәсенең дә яшьләрне эшче һөнәренә җәлеп итүдә йогынтысы сизелерлек. 2010нчы елда аның составында 100гә якын егет-кыз булса, бүген аларның сафы 180гә җитте. Күптөрле чараларда, очрашуларда авыл яшьләренең проблемаларын күтәрәләр, хәл итү юлларын эзлиләр. Әлеге берләшмә яшьләренең эш тәҗрибәсен республика районнарыннан да килеп өйрәнәләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

- Соңгы елларда без - авыл яшьләренә, ягъни үзебезгә игътибарны күбрәк сизә башладык. Эшче һөнәренең дәрәҗәсе күтәрелде. Иртәгесе көнгә ышаныч артты. Минем кебек авылда калучылар үкенми хәзер, - ди "Бөрбаш" җәмгыяте механизаторы Алмаз Корбангалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250