Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Һөнәре буенча иң яхшы” яшь белгечләр безнең районнан 

Җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр

27-28 октябрь көннәрендә Казанда “2014-2020 елларга “Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрде. 
Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелде. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, югары яки урта һәнәри белемле, һөнәре буенча кимендә бер ел эш стажы булган, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре катнашты. 
«Иң яхшы инженер-механик», «Иң яхшы инженер-механик», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы» (һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел), «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном» (стажы кимендә 3 ел), «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» (стажы кимендә 5 ел). 
Конкурс ике этапта уздырылган: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик биремнәр буенча. Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнделәр. 
Әлеге республикакүләм чарада районыбыздан 16 яшь белгеч катнашты, үз һөнәри осталыкларын күрсәтте. Алар арасында призлы урын алган яшьләребез дә бар. 
“Иң яхшы терлекче-бозау караучы” номинациясендә райондашыбыз, “Смәел” хуҗалыгы терлекчесе Наилә Камил кызы Гыйльметдинова I урын яуласа, ир-егетләребез дә сынатмады. «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә Альнур Фидаиль улы Шәрәфетдинов һәм «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә Рөстәм Раушан улы Зарипов икесе дә II урынны яуладылар. Альнур белән Рөстәм исә “Татарстан” хуҗалыгында хезмәт куялар. 
Райондашларыбызны ирешкән уңышлары белән ихластан тәбриклибез. Алга таба да матур хезмәт күрсәткечләренә ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һөнәре буенча иң яхшы