Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һөнәрләренә тугры калган Балтач яшьләре. Кемнәр алар? (+фото)

22-23 ноябрьда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы яшь белгечләр арасында республикакүләм һөнәри конкурс булып узды. Ике көн дәверендә теоретик сорауларга җавап биреп, һөнәри биремнәрне чиштеләр.

Балтач районы данын яклап 17 яшь белгеч катнашты. "Иң яхшы сыер савучы" номинациясендә "Дуслык" хуҗалыгыннан Федотова Анна,"Иң яхшы инженер-механик" номинациясендә "Татарстан" хуҗалыгыннан Рөстәм Зарипов беренче урыннарны яулап, акчалата бүләк һәм Германияга стажировкага юллама алдылар. "Иң яхшы мал табибы" номинациясендә  Тимерязев исемендәге хуҗалыктан Габделхаков Булат икенче урында. "Иң яхшы терлекче" номинациясендә "Труд" хуҗалыгыннан Сердюкова Тамара, "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә "Татарстан" хуҗалыгыннан Такиев Фирдүс, "Иң яхшы бухгалтер-экономист" номинациясендә Гомәров Шамил өченче урыннарны яуладылар. Студентлар арасында "Инженер-механик" номинациясында Казан дәүләт аграр университетында магистратурада белем алучы Ирек Закиров өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм һөнәрләренә тугры калганнары өчен рәхмәт сүзләре белдерәбез! Калган яшь белгечләрне киләсе елда буласы конкурста катнашырга чакырып калабыз!


Ләйсән Әсхәтова

Аграр яшьләр берләшмәсенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев