Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәрсә булды безгә?

Үткән ел бу көнгә район буенча 54 мең тоннадан артык сенаж, 11 мең тонна печән хәзерләнгән булган. Ә хәзер быелгысы белән чагыштырыйк: бары 22 мең тонна сенаж һәм 728 тонна гына печән запасы тупланган.

Бер ел эчендә хуҗалыкларыбызда күпме яңа, заманча, куәтле техникалар алынды, ел ярымлык терлек азыгы хәзерләү бурычы куелды, азык культуралары мәйданнары артты, иртә язда куркыткан табигать мәрхәмәтлелек күрсәтте, уңыш көтелгәннән күпкә уңай - ә нәтиҗәләр киресенчә. Оештырудагы җитешсезлекләребезне әледән-әле яуган яңгырларга гына сылтарга күнегеп киттек. Кырда эшләүчеләребез дә шәһәр режимына күчеп бара шикелле. Күп урында иртәнге сәгать сигезсез эш башланмый, ә кичен инде сәгать биштә-алтыда тәмамлана да. Болай дәвам итсәк, иртә өлгерешле азык культураларын хәзерләү урып-җыю кампаниясенә тоташачак. Бу очракта терлек азыгының сыйфаты турында хыялланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250