Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәселдән килгән алдынгылык

Әти Салавыч механизаторы белән ярышып эшләде...

Нөнәгәр авылында туып-үскән егет кечкенәдән техника белән җенләнә. Ә моңа төп сәбәпчесе – әтисе Хөрмәтулла була. – Заманында әти алдынгы механизатор иде. Чөгендер игү звеносында хезмәт куйды, Салавыч механизаторы белән ярышып эшләде. Районда аларга тиңнәр юк иде. Әтидән соң абыем Ришат та шушы өлкәдә кайнаша башлады, мин дә ерак китмәдем... 
Нөнәгәр белән Чутай хуҗалыклары берләшкәнче беренчесендә мастерская мөдире булып эшли ул. Ә инде “Кызыл юл” булып ике колхоз бер юлдан атлый башлагач, ул бирегә баш инженер итеп билгеләнә. Аның төп эше һәрбер техникага күзәтчелек итеп, кирәк запас частьлар белән тәэмин итү булса да, кайсы гына инженерның кулы чиста калып, үзе кап-кара майга батып, механизаторга ярдәм итми икән?! Хәзерге вакытта Ренат абыйның кул астында булган техникалар санын санап бетерерлек түгел, аларның һәркайсын һәрбер нечкәлегенә кадәр белә ул. Аларда эшләүчеләр белән дә аңлашып эшли, шулай да аны борчыган мәсьәләләр дә бар. Әйтик, механизаторларның барысы да диярлек 50 яшь тирәсендә икән, ә аларга алмашка киләм дигән яшьләр юк. Юкса, техника да заманча хәзер. Элекке авырлыкларны күрәсе юк, читтән кайткан техника булса күпмедер кул да тидерми эшләтәсең, ватылса да белгечләр килеп төзекләндерә. Ә вак-төяген генә ремонтлау ул инде җан рәхәтлеге өчен генә булса да үз кулларың белән тотып башкара торган хезмәт. Шулай да яшьләр авылда калу яклы түгел шул, каяндыр җиңел эш һәм бәхет эзли алар. Ә бит бәхет туган ягың, туган нигезеңдә дә бөтен була ала. Күңелең кушканча намус белән эшеңне башкару җиңү бәхетен дә озак көттерми. Менә Яңа ел алдыннан Ренат абый да тәтеде җиңү тәмен – ул Татарстан Республикасының “Иң яхшы инженеры” булып танылды. 
Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: механизатор