Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өч ел үткән. Беренче нәтиҗәләр

“Хезмәт” десанты – “Активист”та

Тәртип һәм нәтиҗә яраткан җитәкче – Рәкыйп Нәҗипов кул астында озак еллар эшләве эзсез кала алмый. “Кама” “почеркы” бирегә дә күчә.

Җитәкчесе алышынганнан соң өч елдан артык вакыт үткән “Активист” хуҗалыгында безне шактый матур үзгәрешләр каршы алды. Бу сүзләрне элекке җитәкчеләрнең хезмәтен юкка чыгару дип кабул итәргә кирәкми. Һәрбер кеше яңа урында яңа энергия, яңа планнар белән, үзенчә эш башлый. Үзгәрешләр булырга тиеш, алар бар икән, сөенергә генә кирәк. Өстәвенә, яңа җитәкчеләре  Рафил Наил улы Зәкиев бирегә авыл хуҗалыгы системасында 25 ел стаж туплап, “Кама” хуҗалыгында 17 ел баш инженер булып эшләп килде. Тәртип һәм нәтиҗә яраткан җитәкче – Рәкыйп Нәҗипов кул астында озак еллар эшләве эзсез кала алмый. “Кама” “почеркы” бирегә дә күчә.

Март аенда гына шушы эшкә керешсә дә, 2017 елда Доргада – 100, Улисьялда ике йөз башлык сыер абзарларына, Доргада ябык ындыр табагына капиталь ремонт ясаталар. Аннан соңгы елларда исә Улисьялда яңа бозаулату комплексы сафка баса. Шул ук фермада 200 башлык бозау абзары төзелә, берничә торакка ремонт үткәрелә, таналар абзары зурайтыла. Ике фермага сөтүткәргечләр сузыла. Техникалар паркын яңарту буенча да шактый эшләнгән. Лизингка бер К-700, бер МТЗ тракторы, чәчкечләр, агрегатлар, “Полесье” комбайны алынган. Терлекләрне заманча, энергиягә бай ризыклар белән ашатуны тәэмин итү өчен тулы бер система эшләнгән. Кемнәрдер өчен бу күрсәткечләр әлләни зур булып та тоелмас, әмма өч ел эчендә хуҗалык үзенә яңа максатлар куйган, яңа башлангычлар булдырган икән, алар барысы да хуплауга лаек. Ә инде эшләренең нәтиҗәсе күренә башлау аларның дөрес юлда булуын күрсәтә һәм икеләтә сөендерә. Дәвамлы булсын, “Активист” хуҗалыгын да лидерлар сафында күрергә язсын дияргә генә кала.

Беркемне кире бормыйлар

Без барган көнне хуҗалыкта эшләүчеләргә ашлык бирәләр иде.

–Арыш биргән идек инде, кичә-бүген солы алалар, – ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Венера Иванова. – Печән, саламны өйләренә кайтарып бирдек. Печәнне дә җитәрлек бирдек, саламны исә, пай җирләренә дип, унар рулон бушка өләштек. Тагын кирәк диючеләргә сатып та бирелде. Терлекне күп асраучылар үткән ел иллешәр рулонга кадәр алды, быел яңгырлар белән бу эш тукталды әле. Сорап килгән беркемне дә кире бормыйлар бездә... Күрсәткечләребез дә үсешкә бара. Соңгы өч ел эчендә терлекләрнең баш саны 200дән артыкка, көндәлек сөт җитештерү 4,2 тоннага артты. Шул сәбәпле, өч ел эчендә җиде айда сөт җитештерү дә 800 тоннага артып, быелгы күрсәткечебез 2254 тонна булды. Ит җитештерү дә үсештә.

Күрсәткечләребез үсештә дип бер сөенсәләр, кадрлар белән проблема юк, яшь белгечләребез дә, эшче-хезмәткәрләребез дә күп, эшкә киләм дип торучылар да бар дип шөкер итәләр хуҗалыкта. Бу яктан бигрәк тә Улисьял авылы нык “тери” хуҗалыкны. Авылда калучылар күп. Яшь гаиләләр төзегән йортлардан яңа урам барлыкка килгән (бу авыл, биредәге матур яңалыклар турында без язган идек инде). Шуңа күрә дә, авылда калучыларга эш урыннарын тагын да арттыру, уңайлыклар булдыру өчен яңа торакларны нәкъ менә биредә төзиләр икән. Беренче чиратта Улисьял фермасын ныгытулары, зурайтулары шулай ук хуплана һәм аклана торган гамәл.

“Активист” хуҗалыгы районыбызда иң интернациональ, күп милләтле хуҗалыкларның берсе. Дорга авылында керәшеннәр гомер кичерсә (үзләре исә безнең авылда бөтен милләт вәкиле дә бар ди), Кургем һәм Кускем – удмурт авыллары, Улисьялда марилар, Курамьялда татарлар яши. Газетабызның алдагы саннарында әле сез менә шушы авылларда яшәүчеләр,  эшләүчеләр, танылган якташлары, яшәү рәвешләре турында күп кызыклы мәгълүматлар белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев