Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өч вымпел, өчешәр сертификат кайсы хуҗалык игенчеләрендә? (+фото)

“Игенче” кырларында соңгы ике елда дүрт “кыр корабы” алтын бөртекле игеннәр арасында “йөзә”. Саннары аз дип карасак та, эшкә өлгерәләр, сыйфат ягыннан да зыян китермиләр.

Җәйнең соңгы аен августны юкка гына муллык ае дип атамыйлар. Нәкъ шушы айда авыл халкы төп уңышларын барлый, игенчеләр дә бөтен көчләрен куеп, игеннәрне вакытында җыеп калырга ашыга. Туган авылым – Кенәбашым “Игенче” хуҗалыгына керә. Бирегә кайткан саен иген кырларының башта хәтфә үләндәй ямь-яшел булып, аннан алтын төсе алуына сөенеп йөрдем һәм шуңа да биредәге уңыш, комбайнчыларның тырышлыгы, районда беренче тапкыр өч вымпел алган Алмаз Гарипҗановның уңыш серләрен белергә дип басуга юнәлдем.

Игенчеләребез 70 гектарлы “Раушан” сортлы арпада турыдан-туры суктыруда эшлиләр иде (29 августта). Монда бар да стажлылар, үз эшләрен белеп башкаручылар. Дүрт “кыр корабы”ннан тыш басуда янгын сүндерү машинасы, аның белән идарә итүче Мансур Вәлиуллин һәм бөртекләрне ындыр табагына ташучы техникалар да бар. Алары дүртәү: “КамАЗ”да Наил Юнысов, Ленар Шәрифуллин, Алмаз Исмәгыйлев һәм “МТЗ-1221”дә Искәндәр Шакирҗанов.

Игенчеләребезнең уңышлары белән якыннан танышсак, быел районда беренче тапкыр вымпел өч мәртәбә берүк комбайнчыга – Алмаз Гарипҗановка насыйп булды. 2002 елдан “ДОН-1500”дә Риф Сабитовта ярдәмче булып эшли башлаган ул, хәзер инде соңгы 15 елда үзе штурвал артында. “ДОН” белән мондый уңышларга ирешә алмаган булыр идем, дип өр-яңа “Класс Тукано” комбайнында эшләве, заманча техниканың көчле булуына басым ясап, сөенече белән бүлеште Алмаз. Аның ярдәмчесе Рафис Сәмигуллин да “кыр корабы”нда беренче генә елын эшләүче түгел инде. Бертуган абыем Раушан Фәйзрахманов та ярдәмчесе – улы Илфар белән әлеге хуҗалыкта комбайнчы булып эшли, үзем чәчкән басуларны үзем җыеп та алачакмын, дип сөенеп карап йөрде ул мул уңыш вәгъдә итүче иген кырларын күзәтеп. Теләгәне чынга ашты, “К-744” тракторы белән үзе чәчкәнне, “Полесье-1218” комбайны белән уңышлы гына эшләп, җыеп алу да насыйп булды. Озак еллардан бирле штурвал артында булучы ике Рамилнең эшен дә югары бәялиләр хуҗалыкта. “Полесье-1218”дә эшләүче Рамил Билалов һәм ярдәмчесе – Газиз Зыятдинов белән “Нива”ны иярләүче Рамил Гарифҗанов та игеннәрне сыйфатлы, югалтусыз җыеп алуга зур өлеш кертәләр.

“Игенче” кырларында соңгы ике елда дүрт “кыр корабы” алтын бөртекле игеннәр арасында “йөзә”. Саннары аз дип карасак та, эшкә өлгерәләр, сыйфат ягыннан да зыян китермиләр. Барлык игенчеләребез дә өчешәр мәртәбә сертификат алуга ирештеләр инде, дип эш нәтиҗәсе белән бүлеште Фидаил Хәйруллин. Ул биредә бик хөрмәтле кеше, комбайнчыларга да, комбайннарга да барлык ярдәмне күрсәтеп тора.

Килгән көнне 500 гектар бодай, 140 гектар солы калып бара дисәләр дә, бүгенгә биредә урып-җыю тәмамлану алдында. Әлегә 80 мең тонна тулаем ашлык җыеп ала алганнар. Хезмәтчәннәргә арыш, арпа, солы бирелгән, теләгән кешегә өстәмә алу мөмкинлеге дә бар икән. Гомумән, “Игенче”дә эшләүчеләргә печәнен дә, ашлыгын да, саламын да вакытында, җитәрлек күләмдә биреп баралар, шушы көннәрдә биредә салам өләшенә.

Урып-җыюдан бушап калган мәйданнар вакытында эшкәртелеп, көзге чәчү эшләре дә күмәк алып барылды. Бүгенге көндә 300 гектар – арыш, 200 гектар көзге бодай чәчелгән.

Быелгы урып-җыю егылып азаплаган солы, арпа басулары, яңа комбайн һәм аның комбайнчысына өч вымпел бүләк итүе белән генә истәлекле булып калмас. Ел елга ошамаган кебек, вакытлыча гына булган әлеге эшләрнең дә ахыры бик тиз килеп җитә. Тик шунысы сөендерә, кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык һәм ындыр табагындагы уңышларны күреп, һәрбер игенче үз эшенә нәтиҗә ясап, соклана ала. Чыннан да сокланырлык шул сез, “Игенче”нең тырыш егетләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев