Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өчесен дә Германия көтә

16-17 ноябрьдә аграр яшьләр берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" исеме астында конкурс үткәрде.

Конкурста яшьләр һөнәрләре буенча теоретик сорауларга һәм практик биремнәргә җавап бирделәр.Конкурсның икенче көнендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов белән очрашу һәм конкурсның иң күңелле өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү булды. Һәрбер катнашучыга рәхмәт хаты,истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм Германиягә тәҗрибә уртаклашырга юллама тапшырылды.
 
 
"Иң яхшы инженер-механик" номинациясендә "Бөрбаш" җәмгыятеннән Альфред Нурмиев 3нче урын; "Иң яхшы терлекче-бозау тәрбияләүче" номинациясендә "Труд" җәмгыятеннән Ольга Яковлева 1нче урын һәм "Кама" җитештерү кооперативыннан Лариса Исрафилова 2нче урын яулады. Әлеге конкурс яшьләргә һөнәри осталыкларын тикшерергә, башка район вәкилләре белән аралашырга да мөмкинлек бирде. Киләсе елда да курыкмыйча катнашырга чакырып калабыз!Авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез!
 
Ләйсән Әсхәтова,
Аграр яшьләр берләшмәсенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аграр яшьләр