“Өлгереп җитү” яки бишнең берсе Чутайда
Заманча саву заллары булган мегафермалар төзү бүген инде ихтыяҗга әйләнә бара. Сөт җитештерүне арттыру, эшне камилләштерү өчен дә кирәк бу.
Терлекләрнең баш санын арттыру өчен дә, сыер савучыларга кытлыкны киметү өчен дә. Соңгы елларда яшьләрнең фермага, сыер саварга, терлек карарга килергә бик атлыгып тормауларын искә алсаң, монысы да вак мәсьәлә түгел. Өстәвенә әле төзелешкә хөкүмәт ярдәме дә бар.
Өстәгеләр дә, район җитәкчелеге дә шуңа күрә әлеге юнәлешне гел күз уңында тота. Бездә генә түгел, башка районнарда да бу төзелешкә чын-чыннан алындылар. Районда ике хуҗалыкта – “Татарстан”да һәм “Смәел”дә мегафермалар бар иде инде. Быел аларга бишәү өстәлергә тиеш. Әлегә алар документлар хәзерләү, рөхсәт кәгазьләре юнәтү ише шактый четерекле этапларны үтү белән мәшгуль. Әнә шул бишнең берсе – “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллиннан бу эшнең барышы белән кызыксындык. Исәбебез берьюлы ике куянның койрыгын тоту: аларның хәлен дә белешү һәм әлегә тәвәккәлләргә кыймый торган хуҗалыкларны да “котырту”.
– Әле “Нөнәгәр” белән берләшкәнче үк безгә менә шушындый ферма төзү тәкъдиме белән килгәннәр иде инде, – дип башлады ул сүзен. – Риза булмадык,чөнки ул чакта әле әзер түгел, «өлгереп» җитмәгән идек. Менә хәзер өлгереп җиттек дисәң дә була. Мондый ферма төзү уен эш түгел, аның өчен терлегең дә, җирең дә, мөмкинлегең дә булырга тиеш. Бүген без көн саен унбиш тоннадан артык сөт җитештерәбез. Терлек саны да арта, генетика белән дә эшлибез, 85 процент сыерларыбыз раздой төркемнәрендә – бу сөт җитештерүне арттыруга ярдәм итә, соңгы елларда терлекчелектә, сөтчелектә бик күп яңалыкларны практикага керттек, балансланган рацион белән ашатуга, монокормга күчтек. Игенчелектә дә терлек азыгы культураларына аңлы рәвештә игътибарны арттырдык. Менә шушындый алшартлар булгач, без дә, белгечләр белән киңәшләшеп, барысын үлчәп-анализлап караганнан соң 1000 башка исәпләнгән карусельле ферма төзергә дигән карарга килдек.
– Соңгы елларда болай да терлек каралтыларын яңарткан идегез бит инде, аларны нишләтәсез ? – дим.
– Барысы да үз урынында кала. Дөрестән дә, 2014-2017 елларда 800 башлык сыер абзарларының барысын да капиталь ремонтладык. Мегаферма бөтенләй башка урында – Нөнәгәр белән Чутай арасында төзеләчәк. Аның таләпләре бик катгый. Ул башка фермалардан читтә булырга тиеш, 43 төрле белешмә генә кирәк. Көздән рөхсәтләр алып, җирне хәзерләп калдык. Язга чыгуга төзелешне башларбыз дип уйлыйбыз. Беренче өлешен – 500 башлык абзарны быел өлгертергә дип планлаштырабыз. Таналарны да читтән кайтартырга түгел исәп, үзебезнең терлек белән чыгышланырбыз дибез. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, хөкүмәт ярдәме булмаса, ташламалы кредитлар булмаса, мондый ферманы төзеп булмый. Бу төзелеш җиде-ун елда үзен акласа, бик яхшы булачак. Без шуңа өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев