Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Олы максат белән алга барыш

2 февраль көнне район мәдәният үзәгендә Алдынгылар җыены узды

Балтачыбызда ел да зурлап уздырылучы алдынгылар җыеныннан соң күңелдә якты тәэсирләр кала: олы максат белән гел дә алга барыш дип горурланасың.

Горурланырга ныклы нигез бар һәм ул шушы хезмәт батырлары бәйрәмендә сәхнәгә күтәрелгән тырыш сыер савучыларыбыз, терлекчеләребез, игенчеләребез, оештыру сәләтенә ия, көчле, перспективалы белгечләребез, җитәкчеләребез, төрле өлкәләрдә эшләүче хез-мәткәрләребез, районыбызда җитештерелгән тауарлардан гыйбарәт бай күргәзмә (ите, мае, сыры, балы, казылыгы, камыр ризыклары... , үргән җиһазлар, тимер эшләнмәләр, бар да үзебезнеке бит), Балтач районы оешуга 90 ел тулуга багышланган нибары ун минутлык, әмма бай эчтәлекле елъязма - видеоязма (язмада хезмәт сөйгән батыр әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сурәтләнде), тарих төпкеленнән үрелеп чыккан заманча сәхнә бизәлеше, сәхнәне дер селкетеп торган талантларыбыз (танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовтан кала, шушы көннәрдә генә Татарстанның атказанган җырчысы исеменә лаек булган Радик Шакиров та, җыенны алып барган мәшһүр райондашыбыз Ирек Фатыйхов та, җыен кунакларын фойеда ук төрле уен коралларында уйнап каршы алган сәнгать мәктәбе укытучылары, биредә шөгыльләнүче кызлар – Зәлидә дуэты, Казах вальсын башкарган Зилә Хәмитова; удмурт фольклор коллективлары, республика бәйгеләрендә җиңү яулаган “Балкыш” җыр-бию ансамбле, Салавыч җирлегендә яшәүче керәшен татарлары биюен башкаручылар – барысы да үзебезнеке!) мисалында чагылыш тапты. Тамак тук, өс бөтен булмаса, җырлыйсы да, биисе дә килмәс иде. Шушы тырыш халкы – гади генә эшне дә сәнгать югарылыгында башкаручы кешеләре аркасында Балтачыбызның бәйрәм итәрлеге, күңел ачарлыгы бар.

– 2020 ел куанычлы да, борчылу да булды, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында. – Пандемиягә бәйле рәвештә кыенлыклар тууга карамастан, Балтач халкы районның икътисадый хәлен яхшырту буенча тырыш хезмәт куйды. Шундый катлаулы шартларда да ТАССРның 100 еллыгын, район оешуга 90 еллыкны, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеле бер тәртиптә үткәрә алдык. Басуларыбыздан 130443 тонна икмәк амбарларыбызга кайтты. 135505 тонна сөт савылды, 11667 тонна ит җитештерелде. Бу сезнең хезмәт – хөр-мәтле игенчеләребез, тер-лекчеләребез, бу сез салып калдырган ныклы юл – мөхтәрәм ветераннарыбыз, бу сезнең күркәм, матур эшләр – күпмиллләтле газиз Балтач халкым!

Хезмәт батырларын сәхнәгә дәшеп тәбрикләгәндә дә Рамил Нофуллин һәрберсенә аерым рәхмәт сүзләре белдерде, хезмәт батырлары арасында яшьләрнең дә булуына куанды, аркаларыннан кагып, аерым хөрмәтен җиткерде. Район башлыгының сүзләрен башкаладан килгән олы кунагыбыз – Татарстан премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та куәтләде, ул да икътисадый хезмәт күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда баруыбызны бәяләп үтте. Бәяләрлек эшләребез бар шул – җыен башланганчы башкалабыз кунагы ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев белән берлектә яңа объектларда булып, башкарылган куәтле эшләрне күреп кайттылар. Бу хакта һәм дә алдынгыларыбыз исемлеге газетабызның алгы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгылар җыены