Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өметләр акландымы?-1: "Күрсәткечләрнең чуар булуы уйландыра да, борчый да".

Игенчелек, терлекчелек өлкәләрендә ирешелгән нәтиҗәләр, авыл хуҗалыгы файдалануындагы бер гектар җиргә алынган продукцияләр күләме буенча без республикада алдынгы урында.

Фирдәвес НӘБИУЛЛИН – район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе:

– Һава шартларына бәйле рәвештә 2019 елда шактый борчылырга туры килсә дә, гомумән алганда, ел безнең өчен уңышлы булды. Көтелгәннән күбрәк күләмдә бөртекле ашлык җыйнап алынды, бер баш шартлы терлеккә 37,4 центнер азык берәмлеге исәбеннән терлек азыгы тупланды, терлекчелек продукциясе җитештерү күләме артты, хуҗалыклар үз алларына куйган бурычны нигездә үти алды. Игенчелек, терлекчелек өлкәләрендә ирешелгән нәтиҗәләр, авыл хуҗалыгы файдалануындагы бер гектар җиргә алынган продукцияләр күләме буенча без республикада алдынгы урында. Әмма канәгатьләнергә урын юк. Күрсәткечләрнең чуар булуы уйландыра да, борчый да. Ирексездән, “барлык хуҗалыклар да бер төсле эшләгән булса”..., – дисең. Монысы быелга дигән төп таләпләрнең берседер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру