Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ор да карусельле булачак (+фоторепортаж)

Ор фермасы бүген яңарыш чоры кичерә дисәк һич арттыру булмас. Ел саен үткәрелүче агымдагы ремонттан тыш, капиталь төзекләндерү эшләре дә киң колач белән башкарыла биредә.

Юлыбызда күзгә ташланганы иң элек терлекчеләр йорты булды. Заманча итеп төзекләнергәннәр, әллә каян балкып тора, эчке өлешендә дә терлекчеләр өчен уңайлылыклар булдырылган.
- Төзекләндерү эшләре мөмкинчелектән чыгып эшләнелә. Башкарган кадәре дә, алда башкарыласы да күп. 2016 елда 100 башлык сыерлар абзарына ремонт ясалды. Печән склады урынына өр-яңа 150 башка исәпләнгән бозаулату фермасы төзедек. Биредә буаз сыерлар һәм буаз таналар тәрбияләнә, - дип таныштырды ферма мөдире Рашит Латыйпов.
Әлеге фермада Асия Нәбиева, Энҗе Нигъмәтҗанова һәм Рафил Мөбарәкшин эшли икән. Ферма мөдире егет-кызларның хезмәтләреннән канәгать. Эш урыннарындагы уңайлыклар белән таныштыру өчен ферманың эченә үк алып кереп, һәрбер бүлек турында тәфсилләп сөйләде. Бозаулату бүлегенең уңайлы, заманча итеп эшләнүе терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, әмма шул ук вакытта бу тармакның аеруча җаваплы булуын да истән чыгармаска кирәк, диде ул.
2-6 айлык бозауларны тәрбияләүче Фәргать Габдуллин белән Марселиза Камалова хезмәте хакында да югары бәя ишеттек. Бозаулар үлеме булмау исә шул хакта сөйли.
140 баш үгезне симертүдә Рәдис Габдуллин үзе генә эшли. Тырыш, булдыклы егет, диделәр аның хакында. Көнлек артым 800-900 граммны тәшкил итә икән.
Таналар группасында эшләүче Гөлназ Хәмидуллина, Света Мөхәммәдиева да үз эшләрен намус белән башкаручылардан.
Сыерлар группасында эшләүче кызлар хакында кызыксынгач ферма мөдире:
- Сигез кызга бер егетебез бар, - дип шаяртып та алды.
Шулай яратып Динар Хәмидуллин хакында әйтүе икән. Фирдания Галләмова, Рәмзия Ганиева, Рәсимә Фатыйхова, Гөлназ Гайнуллина, Эльмира Гарипова, Йолдыз Шәрипова, Гөлфирә Шәрипова һәм Гөлнара Шәмсетдиновалар тәүлегенә 4150 центнер сөт сава, шуның 3860ы дәүләткә тапшырыла икән. Көнлек савым уртача 15, 1 литрны тәшкил итә.
Нигездә, фермаларда бертуганнарны, ирле-хатынлы, әниле-кызлы эшләүчеләрне еш очратабыз. Ә андыйлар Орда сирәк икән.Таналар тәрбияләүче Света һәм сыер савуда эшләүче Динар Хәмидуллиннар, лаборант Әнисә һәм оператор Наил Ганиевлар, осеменатор Әнисә һәм терлекче Фәргать Габдуллиннар гына эштә дә, өйдә дә гел бергә.
Кадрлар кытлыгы Ор фермасын да читләтеп үтми. Лаеклы ялга киткәннәрне алыштырырга яшь кадрлар юк. Хәер, монда беркемне гаепләп тә булмый. Шуңа да киләчәктә 500 башка исәпләнгән карусель ферма төзеп, бу проблемадан чыгу юлын эзлиләр "Маяк"та. Төзелешкә инде урын билгеләнгән, "Смәел", "Бөрбаш" җәмгыятьләрендәге яңа корылманы да барып өйрәнеп кайтканнар. Акчасын юнәтеп, төзелеш башларга көннәрнең яхшыруын гына көтәләр. Димәк, тиздән "Маяк"та да карусель әйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250