Парад булды, урак җитте (ахыры)
Гектар артыннан куып, маӊгай тире түгеп үстерелгән икмәкнеӊ җир өстендә калуы бернинди кысаларга сыймый.
Бу турыда урыннарда булган һәр киӊәшмәдә катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхут Гарипов комбайнчылар һәм белгечләрнеӊ кат-кат исләренә төшерде.
Тимирязев исемендәге хуҗалык районда игенчелек өлкәсендә күпләргә үрнәк булырлык, орлыкчылык белән дә ныклап шөгыльләнәләр. «Льговская – 4» сортлы бодай басуы чисталыгы күзгә ташлана. “Көзге бодайларны сугарга берничә көннән керешербез инде», – ди хуҗалык рәисе Булат Исрафилов. Бодай басулары аеруча сокландыргыч булса, арыш, рапс һәм кукуруз чәчелгән мәйданнар да җитәкчеләрнең күңеленә хуш килде. 326 гектар җирдә игелгән бодай һәм 402 гектар арыш басулары мул уӊыш вәгъдә итәләр.
«Бөрбаш» хуҗалыгының 4 мең гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 1666 гектарын бөртекле культуралар били. 400 гектар җирдә арыш чәчеп оттырмаганнардыр, чөнки «Память Кунакбаева» сорты чәчелгән мәйданнарныӊ уңышы мулдан күренә. Басу юллары инде тигезләнгән, хуҗалык, димәк, урып-җыюга ныклап әзерләнә. Автобусыбыз бәрәңге басуында бертөркем балалар алабута йолкыган урынга килеп туктады. Кызганыч, бәрәңге игү белән тирә-якта дан тоткан «Бөрбаш» хуҗалыгы бу культура белән хушлашырга исәпли. “Соңгы елын утырттык, чыгымнар артык зур, басуда эшләргә кеше табып булмый, уңышны да алабыз дип тормыйлар”, – ди хуҗалык рәисе Рафис Солтанов. Бу язда 60 тонна бәрәңгене сата алмыйча, чүплеккә түгәргә мәҗбүр булганнар. Орлыкка калдырылган люцерна инде өлгергән, киләчәктә бу культураның орлыгын алыштыру турында инде фикерләргә вакыт.
«Терлек азыгы өчен чәчелгән мәйданнарны арттыру белән артык мавыгырга ярамый, күпьеллык үләннәргә игътибар кирәк», – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, җитәкчеләрнең игътибарын тишелеп, ныклап үсә алмаган шундый басуга юнәлтеп. Алан ягындагы басуларда вакытында яуган шифалы яңгырларның нәтиҗәсе күренә.
«Яӊа тормыш» хуҗалыгы көзге культуралардан арышныӊ «Татьяна» сортына өстенлек бирә. Ни дисәӊ дә, уӊышы да югары, яхшылап эшкәртелгән дә, өстәмә чәчү дә басуны бозмаган. Бодайныӊ «Экадо» сортын кулай тапканнар, борчак басуы да чиста. Кукуруз вакытында эшкәртелгән, әмма катнаш терлек азыгы өчен чәчелгән басуда алабута түрдән урын алган. Гомумән, бу хуҗалыкныӊ игенчелектә үзенеӊ уӊай эш тәҗрибәсе бар, масаймыйча, яӊалыклардан курыкмыйча эшне оештырырга мөмкинлек зур.
«Борнак» хуҗалыгы бу елда 300 гектар мәйданда кукуруз игә, аӊа тиешенчә тәрбия күрсәтелгән. Арыш чәчелгән басуныӊ чисталыгы да күӊелгә ятыш, уӊышы да саллы булырга охшаган. «Рәфкать Нәкыйпович, ашламаны бер гектарга 50 килограмм исәбеннән кертә алдыгызмы?», – дигән район башлыгы соравына җитәкченеӊ горур гына, – «хәзерге заманда 50 белән чикләнеп булмый, 100не кертергә кирәк!», – дигән җавабы күпләрдә җанлылык тудырды. Моӊарчы ашлама алуга районнан кат-кат әйтеп тә, акча жәлләп, бик исе китмәгән җитәкче авызыннан мондый сүз ишетү ят күренеш шул. Хәерле эшләр булсын, диясе генә кала.
«Смәел» хуҗалыгыныӊ сөрү җирләренеӊ мәйданы районда иӊ азы. Шунлыктан, җирнеӊ кадерен беләләр монда. Без карап киткән 1 майда чәчелгән кукуруз, язгы бодай басулары чиста, арыш та бик матур күренә. Люцернаныӊ төрле сортларын сынап караганнар, «Гүзәл» сортын кулай күргәннәр. Инде арыш басуларыныӊ кырларын егып чыкканнар, димәк монда урак бүген-иртәгә башланачак.
«Труд» күмәк хуҗалыгы басуларын хәйран озак әйләндек. Иртә чәчелгән кукуруз, «Конкор» сортлы солы, «Экадо» сортлы бодай басулары күнелгә ятышлы, тиешле вакытында яӊгырны яудыра белгәннәр монда. Мельничная авылы янындагы арпа басуында мул уӊыш күренә. Хәер, игенчелектә җиренә җиткереп эшли беләләр монда. Ә шулай да чүп үләннәргә каршы эшне тиешенчә оештырып бетерәсе бар әле.
Үзендә заводы булгач, 600 гектар җирдә «Кызыл юл»ныӊ рапс игүе гадәти хәл, дип кабул иттек. Ә инде 408 гектар җирдә кукуруз үстерүе терлекчелек тармагыныӊ ныклы азык базасы бар икәнлегенә бер дәлил. Бу культураныӊ мәйданы гына түгел, ә уӊышы да районда иӊ югарылардан булып күренә. Әле аныӊ 300 гектарыныӊ орлык өчен игеләсен әйткәч, кайбер җитәкчеләр уйга калдылар. «Технологияне саклау, хәтта температураныӊ тиешенчә булуы да сипкән гирбицидларныӊ нәтиҗәле эшләвендә чагыла», – ди хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин. Седераль культура – горчица чәчеп, эшкәртеп, инде чәчүгә җир дә әзерләгәннәр. Чәчү дигәннән, 2013 елда алынган «Амазон» чәчү агрегаты эшеннән канәгать калганнар. Тиешенчә тишелеш булдыруда һәм кыска срокларда чәчүне тәмамлауда яхшы чара булган. Акман басуларында яӊгырныӊ аз төшкәне күренеп тора, ә шулай да уӊышы чагыштырмача әйбәт. Яӊа «Фархад» сортлы бодай башаклары тулы, уӊышы мулдан булачак.
«Кама» хуҗалыгы басуларында йөргәндә бүлеп алынган пай җирләренеӊ чагыштырмача күп булуы күренде. «Бу дөрестән дә шулай, бездә җир алучылар күп, сөрү мәйданыныӊ кимүе дә шуӊа бәйле. Араларында төрле кеше бар, кемдер җирне тырышып, җиткереп эшкәртә, кемнеӊдер бик исе китми», – ди хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов. 120 гектарлы рапс басуында агротехник чараларныӊ вакытында үткәрелүе ачык чагыла, 90 гектарлы бодай басуын караганда, җитәкчеләр, «күз тимәсен, нинди яхшы уӊыш булачак», – диештеләр. «Кама» хуҗалыгы районда кукуруз икмәгән бердәнбер хуҗалык. Терлек азыгы булдыру өчен 530 гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән, күпьеллык культура мәйданнары да шактый. Соӊгы елларда аларныӊ искерә баруын хуҗалык рәисе үзе таныды, ел саен яӊарту сорала, диде ул. Бу хуҗалык кырлары янында урнашкан район «Сельхозхимия» оешмасыныӊ бодай басуына туктамыйча китә алмадык. Ни өчен дигәндә, башакларныӊ саллы булуы, тишелешнеӊ тигез, чүп үләннәрнеӊ булмавы шатландыра, күӊелгә рәхәтлек өсти. «Һәрнәрсә бу оешманыӊ үз кулында, басу-кырлары да нәкъ шулай булырга тиеш тә», дип нәтиҗә ясады рәисләрнеӊ кайберләре.
Шифалы яӊгыр «Активист» күмәк хуҗалыгы җирләрен нык аралаган, иӊ кирәк вакытта яумаган басулар күзгә ташлана. Шулай да аларныӊ уӊышы бик түбән булыр, дип әйтергә нигез юк. Гомуми җир мәйданы 2984 гектар булган хуҗалыкта терлекчелекнеӊ нигезе булган сыйфатлы азык хәзерләү өчен тырышалар. Борчак культурасы узган ел сәфәр барышында да шатландырса, быел да ул шулай. Яӊгырчы авылы янында җәелеп яткан арыш басуы без булган хуҗалыкларда иӊ яхшыларыныӊ берседер, мөгаен.
«Якты юл» хуҗалыгы басуларын ураганда 19 гектарда орлыкка дип калдырылган клевер басуына тап булдык. Дөрестән дә, уӊган бу культура. Вакытында егып, сугып алырга кирәк инде. «Вакула» сортлы арпа чәчелгән басу сокланырлык, 203 гектарда утыртылган рапс уӊышы белән шатландырырга тиеш. Солы басуы да яхшы күренә. Кукуруз хәйран кайтыш, чөнки боз явып, аӊа шактый зыян салган. Бодайныӊ «Йолдыз» сорты да җиргә килешкән, башаклар тук.
Көне буе автобуста сикерә-сикерә йөри торгач, кайтыр вакыт та җиткән. Ә сәфәр әле дәвам итәчәк, бу турыда алдагы язмабызда таныштырырбыз.
Язманың башы: Парад булды, урак җитте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев