Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Парад булды, урак җитте (+фото)

Кырларыбызга акрын гына алтын төс иӊә, бу инде игенче өчен гаять җаваплы чор – урып-җыю вакыты җиткәнен аӊлата.

Хужалыклар әзерлеге ничек, комбайннар төзекме, аларда эшләүче механизаторлар бармы – бу сораулар һәркемне борчый. Югалтуларсыз һәм кыска срокларда игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу иӊ беренче чиратта комбайннар төзеклегенә бәйле.

Җәйге кыр эшлләрендә катнашачак техниканы барлау, төзеклеген тикшерү, комбайнчылар, белгечләр белән киӊәшләшеп, булган мәсьәләләрне алдан чишү өчен районда комбайннар парады уздырылды. Беренче комбайннар парады «Игенче» күмәк хуҗалыгында, икенчесе «Татарстан» хуҗалыгы җирлегендә булды. Ә инде сишәмбе, 24 июль көнне «Яӊа тормыш» һәм «Уӊыш» хуҗалыклары күрше комбайнчыларын җыйдылар. «Активист» һәм «Смәел» хуҗалыкларында кичә булган парад бу гаять әһәмиятле чарага нокта куйды. Атна дәвамында уракта катнашачак 91 комбайнныӊ техник яктан төзеклеге, бөртеклеләрнеӊ коелмавы, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүләре, комбайнчылар белән тәэмин ителеш, аларныӊ рәсми кәгазьләренеӊ булуы тикшерелде. Район комиссиясенеӊ ясаган нәтиҗәсе уӊай: һәр хуҗалыкта бу чарага зур җаваплылык белән каралган һәм куелган хезмәт кыр эшләрендә чагылыш тапсын иде.

Кырларныӊ төрле җирдә төрлечә өлгерүе һәр урында мәсьәләне үзенчә хәл итүне сорый. Узган ел 98 комбайн әзерлек сызыгына баскан булса, быел аларныӊ саны 91 генә калган. Димәк, һәр комбайнга туры килә торган мәйдан арта дигән сүз, бу сан бу елда 446 гектар. 2017 ел урагына 7 яӊа комбайн алынган булса, быел бары «Маяк» хуҗалыгы гына бер «Акрос» маркалы кыр корабы ала алган. «Игенче», «Яӊа тормыш» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларында 6шар комбайн эшләячәк, ә «Борнак» һәм «Уӊыш» хуҗалыкларында аларныӊ саны өчәү генә. Район буенча суктырыласы барлык мәйдан 37071 гектарны тәшкил итә. Бер комбайнга туры килә торган мәйдан район буенча 446 гектар булса, «Борнак»та ул – 627, «Татарстан»да – 610 гектар. «Алга» һәм «Кама» хуҗалыкларында комбайнчылар бераз иркенрәк сулый алалар, аларда бер комбайнга туры килгән мәйдан 325 гектар гына. Комбайннар ватылмыйча, исән-сау эшләсә һәм һава шартлары көн саен уракны алып барырга мөмкинлек бирсә, кыр эшләрен 33 көндә тәмамларга мөмкинчелек бар. Узган елда шулай фаразлаган идек, әмма кайбер хуҗалыкларда бу эшләр 50 көнгә кадәр сузылды. «Татарстан» һәм «Борнак» хуҗалыкларында урып-җыю 45 көндә бетәр, дип каралса, «Алга», «Бөрбаш», «Маяк» һәм «Игенче» хуҗалыклары бу эшне 23-30 көн эчендә тәмамларга мөмкин. Җыеласы иӊ зур иген мәйданы «Татарстан»да, ул 2621 гектарны били. Ә иӊ азы «Смәел» хуҗалыгында – 852 гектарда уӊыш игелә.

Соңгы елларда комбайннар парады белән беррәттән урак алдыннан җитәкчеләрнеӊ бергәләп кырларда игеннәрнең торышы, эшләнгән эшләрне барлау юнәлешендә сәфәргә чыгулары гадәти күренешкә әйләнде. Алдагы елда чыккан хәбәребездә, басу-кырлар белән танышуны имтихан тоту, дип юкка гына язмаганбыз. Бу дөрестән дә шулай. Сәфәрне җитәкләгән район башлыгы Рамил Нотфуллин быел танышу өчен «кул тиеп» җитмәгән басуларны барларга, җитәкчеләргә   икмәк игү технологиясенең эзлекле башкарылганда ничек зур уӊыш алырга мөмкинлеген ачып күрсәтергә, кирәк дип юкка әйтмәгәндер.

«Сорнай» хуҗалыгының «Йолдыз» сортлы бодай басуы үзенең чүпсез булуы белән аерылып тора. Арыш һәм терлек азыгы өчен чәчелгән катнаш культура мәйданнары соңгы яңгырлардан соң күтәрелеп киткәннәр. Хәер, терлек азыгы өчен чәчелгән мәйданнар кимеп бара, алар эшкәртелеп, көзге чәчү өчен әзерләнәләр. Ә бу хужалыкка  көзге чәчүгә 600 гектар мәйданны әзерләргә кирәк, вакыт ашыктыра. Көекбаш авылы янында урнашкан фермер хуҗалыгы басулары чәчелүен чәчелгән, әмма чүп үләне, солыча арпага үсәргә ирек бирмәгән. Аның янында хуҗалыкның бодай басуы уңай якка аерылып тора. Игеннәр тапталмасын өчен басу кырыйлары инде егып куелган. «Сорнай» хуҗалыгының иген кырлары төрлечә, ә шулай да Көек авылы өстендәге солы басуы чүпле булып күренде.

(Ахыры бар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады