Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Парадта – комбайннар

Урып-җыю чоры да килеп җитте. Кайбер елларда бу вакытта инде икмәк сугуга ныклап керешкән вакытлар күп булды. Югалтуларсыз һәм вакытында урып-җыюны тәмамлау комбайннарныӊ төзеклегенә нык бәйле.

Бу җаваплы чорга тартылачак барлык техниканыӊ төзеклеген тагын бер кат барлау, комбайнчылар, инженер, хезмәткәрләр белән сөйләшеп, фикерләшеп алу максатында районда комбайннарны кабул итү оештырылды. Беренче парад Яӊгул җирлегендә «Яӊа тормыш», «Борнак», «Смәел», «Маяк» хуҗалыклары комбайннары катнашында узды. Атна дәвамында 6 җирдә районда уракка төшәчәк 97 комбайнныӊ техник төзеклеге, бөртекләрнеӊ коелмавы, янгын куркынычсызлыгы таләпләренеӊ үтәлеше, комбайнчыларныӊ йөртү хокукы һәм комбайнга туры килә торган категорияләре җентекләп тикшерелде. Район комиссиясенеӊ ясаган нәтиҗәсе уӊай булды, һәр урында комбайннарныӊ ремонтына зур җаваплылык белән каралган, һәр комбайнныӊ эшләргә тиешле белеме һәм стажы булган хуҗасы бар. Урып-җыюныӊ соӊга калып килүе кыр корабларына булган таләпләрне тагын бер кат көчәйтә. Иӊ күп комбайн «Игенче»дә - 7, «Татарстан»да, «Дуслык»та, «Яӊа тормыш»та, «Кызыл юл»да, «Алга»да 6шар комбайн эшләячәк. Яӊа уӊышны җыеп алырга хуҗалыклар 7 яӊа комбайн ала алдылар. Районда барлыгы 37486 гектар мәйданда урып-җыю барачак, шуныӊ 34443 гектары бөртеклеләр. Иӊ зур мәйдан «Игенче» хуҗалыгында - 2922, «Татарстан»да - 2485, «Сосна»да 2401 гектар мәйданда урып-җыясы бар. Хуҗалыкларныӊ күбесе арыш игүгә җаваплы карыйлар, аныӊ уӊышы да мулдан күренә. «Татарстан» хуҗалыгында - 555, «Кызыл юл»да 505 гектар мәйданда арыш чәчелгән. Көзге бодай районда 3660 гектарда игелгән, иӊ зур мәйданнар «Сосна», «Татарстан», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда - 359-270 гектар. Арпаны район буенча 11 меӊ гектар мәйданда суктырасы була, аныӊ иӊ зур мәйданы «Игенче» хуҗалыгында - 1086 гектар. Комбайннарныӊ ватылмыйча эшләүләре һәм һава торышы уӊай булган очракта, район буенча урып-җыю 33 көндә төгәлләнергә мөмкин. Бер комбайнга район буенча уртача 446 гектар мәйдан туры килә. Иӊ зурысы «Борнак»та - 687, «Уӊыш»та ул 557 гектар, «Сосна» хуҗалыгында - 543, «Сорнай»да 519 гектар. Шартлар уӊай булганда «Уӊыш»та урып-җыю - 40, «Сосна»да - 39, «Сорнай»да 37 көн барыр, дип фаразлана. Әмма бу фараз гына шул. Бу очракта амбар хуҗалыгыныӊ җитештерүчән эшләве, беркетелгән машина-тракторларныӊ пөхтә һәм тиз итеп ашлыкны ташып барулары, комбайнчыларныӊ һәр минутны исәпләп, тырышып эшләве сорала. Бары шул вакытта гына кырларда үстерелгән мул иген амбарларда безнеӊ байлыгыбыз булып тупланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250