Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте дә җитә

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Сабантуйга кадәр беренче кат күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы туплауны тәмамлау бурычын куйды

Дөрестән дә, авыл хуҗалыгында бер ел икенчесенә охшамый. Узган ел яз иртә килде, туфрак та искиткеч дип куанган идек, яз барыбер үз вакытын көттерде. Быел кар күп, дым җитәрлек булыр әле, дип фикерләсәк, май аеның башында көннәрнең эссе булуы жирдәге барлык дымны һавага очырды. Тупланган дым запасы һәм яуган яңгырлар да узган елгыдан хәйран кайтыш.

Авылларда май ахырында ара-тирә моточалгы тавышлары ишетелә башлады инде. Дөрес, әле ара-тирә генә. Иң тыңгысыз, өлгер хуҗалар гына бер эш булса да, кими торсын дигәндәй, әле печәннең калынлыгы үзләре теләгән күләмдә булмаса да (шәхси хуҗалыклар күбрәк печәннең күләме турында кайгырта), беренче катын чабарга кереште, кемдер малларына көндәлек ашату өчен дип чаба. Әмма ни генә дисәк тә, печән өсте җитте.

Атна уртасында «Алга» хуҗалыгы базасында үткәрелгән киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин Сабантуйга кадәр беренче кат күпьеллык үләннәрдән терлек азыгын туплауны тәмамлау бурычын куйды. Күп хуҗалыклар терлек азыгы хәзерләүгә эленке-салынкы гына керешүен искә алсак, куелган бурыч катлаулы кебек. Әмма тырышып эшләгәндә ул үтәлерлек.

Бүгенге көндә «Кызыл юл», Тимирязев исемендәге, «Алга», «Дуслык», «Татарстан», «Бөрбаш», «Сосна», «Якты юл» һәм «Активист» хезмәтчәннәре сенаж салу белән шөгыльләнәләр. Вакытында эшләнгән эш кадерле, дигән әйтем бар. Терлек азыгын туп-лауны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкару кирәклеген калган хуҗалыкларга даими рәвештә искә төшереп, вакытны кулдан ычкындырмаска иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев