Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте җитте: сизеләме? (+фото)

Авылларда үз йорты белән торучылар, читтә печән җире булучылар бу сорауга беравыздан: “Сизелә, сизелә, инде беренче катын чабып-чаптыртып, киптереп печәнлекләргә алып кайтып өйдек, яңгырлар яуганчы дип ашыгып, Сабантуй көннәрендә дә эшләдек дияр.

Чыны шулай. Күпләребез ураза беткәнне генә көтте, шунда ук печән җирләренә юл алды. Дөрес, авылларда да хәзер элекке кебек чалгы янап-чүкеп, селтәнеп печән чабу дигән нәрсә бөтенләй юк дисәң дә була. Капка төбендәге өч бөртек үләнне чабар өчен дә бензинлы чалгысын кабыза ул. Инде печән җирләрен (ни дисәң дә егерме сутыйдан ким булмаган бу бакчаларны чабып чыгу өчен әлеге чалгыга да күп вакыт һәм көч кирәк) тракторларга, тагылмалы чапкычларга гына чаптырта башладык. Шәхси тракторлар җан рәхәте, инде роторлы чапкычлар алучылар бар – сыйфатлы да чаба, таратып та бара.  Кабат теземгә җыйнау җайланмалы кешеләр дә, пресслый, рулонлый торганын алучылар да бар. Ә авыл кешесе, җаена карап, шуларның кайсыннан файдаланасын гына сайлый... Кыскасы, кем ничек тели, шулай “кылана”, авыртмаган ягына ята. Авыл кешесенең үзе газапланмыйча, мөмкин кадәр эшен җиңеләйтергә тырышуы барыбер сөендерә.

Печән хәзерләүдә шәхси хуҗалыклар өлгерлек, бердәмлек күрсәтсә дә, ә менә җәмгыятьләр турында алай дип әйтеп булмый әле.

Саннар куандырмый

Көттереп килгән язның “дәвамы” үзен печән өстендә дә сиздерә: вегетация чоры күчү сәбәпле, бу кампания бераз соңлап башланды дип юанырга, шул сәбәпле бүгенге көнгә район буенча игелгән 18 мең 360 гектар күпьеллык үлән басуларының (1600 гектары орлыкка калдырыла) нибары 3071 гектары теземнәргә салынган, аларның өчтән бере генә җыеп алынган дип акланырга да булыр иде. Саннарга әйләндерсәк, бу 218 тонна печән һәм 2193 тонна сенаж дигән сүз. Калган гектарлар терлекләргә көндәлек урып-ташып ашатылган яшел масса  өлешенә туры килә. Саннар, билгеле, куандырмый. Өстәвенә соңгы елларда азык культуралары мәйданнарын аттыруга басым ясалуын искә алсак, бер техникага, бер механизаторга төшкән нагрузка да арта,  оптималь срокларга сыешу дигәнең дә кыенлаша. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренче кат терлек азыгы культураларын җыйнап алу срогын 1июльгә дип билгеләде, район җитәкчелеге билгеләгән соңгы срок та аннан берничә көнгә генә авыша. Менә шушы факторларны искә алганда, районыбыз хуҗалыклары Сабантуйның  икенче көнендә үк бөтен көчен печән хәзерләүгә тупларга тиеш иде кебек. Тик кайбер хуҗалыклар әле дә чынлап керешә алмый, кайбер көннәрдә бишәр-алтышар хуҗалык бер тонна да печән дә, сенаж да хәзерләми. Чын сәбәп нидә соң?

Бу хакта "Хезмәт" газетасының 22 июнь саныннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев