Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печәне дә, сенажы да кирәк

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Кырларда кызу эш кайный. “Сорнай” хуҗалыгында печәннең беренче каты җыйнап алынган инде.

– Кызганычка, печәннең уңышы без көткән кадәр булмады, 279 гектардагы “Костер” басуларыннан 750 тонна печән хәзерләдек. Шуның яртысыннан артыгы – 450 тоннасы халыкка өләшенде, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов. – Дүртәр рулон исәбеннән кайтарып бирдек. Кырдагылар бик тырышып эшләде, берсенә дә сүз әйтерлек түгел. Печән чабуда Анатолий Плотников, Юрий Назаров, әйләндерүдә Әнис Мортазин, Семен Тарасов, пресс-җыйгычта Алексей Матвеев, Евгений Яковлев, Иван Кузьмин, төяүдә Вячеслав Моисеев, Владимир Антоновлар үзләренә бирелгән норманы көндәлек арттырып үтәп барды. Әзер печәнне ташуга бик күп техникаларның, тракторчы-шоферларның хезмәте керде. Шулар арасыннан Юрий Андреевны аерып әйтсәң дә була. 18әр рулон сыешлы махсус арба белән иң күп печәнне ул ташыды.

Бүгенге көнгә 2661 тонна сенаж салынды. Иң элек 416 гектарда люцерна җыйнап алынды, 3 июльдән берьелык культуралардан сенаж сала башладык. Аларның гомуми мәйданы 770 гектар. Уруда ике “Полесье” һәм бер “КСК” комбайннары эшли. Анатолий Плотников, Николай Федотов, Вячеслав Артемьевлар тураткан массаны көн саен 6-7 техника ташып тора. Таптату тәүлек әйләнәсе оештырылган. Владимир Кожевников, Николай Петровлар көндез яшел массаны таратып, тигезләп, тыгызлап торса, Владимир Ефремов төнге сменада таптатуда эшли.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы хәзерләү