Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печәне дә, яфрагы да кирәк

15535 гектардагы күпьеллык үләннәрнең 24нче июньгә 14171 гектарында беренче каты чабылды. 37981 тонна сенаж, 6619 тонна печән әзерләнде. Печәннең 3947 тоннасы шәхси хуҗалыкларга бирелде.

Сенажның иң зур запасын - 3418 тонна «Дуслык» хуҗалыгы туплады. Аннан кала 3112, 3082 тонна белән «Кама», «Бөрбаш» хуҗалыклары килә. «Кызыл юл» белән «Активист»та 2967 һәм 2562 тонна запасланды.Печәнне «Игенче»дә 745 тонна хәзерләделәр. «Яңа тормыш»та - 540, «Сорнай»да - 380, «Кызыл юл»да 300 тонна запасладылар. Бер шартлы терлеккә исәпләп, кайсы хуҗалыкның күпме азык хәзерләгәне түбәндәге сводкада күренә (мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды, азык берәмлеге центнерларда)

Кама 9,1

Бөрбаш 8,1

Активист 8,0

Арбор 7,2

Кызыл юл 6,8

Дуслык 6,5

Тимирязев исем 6,0

Сосна 5,9

Труд 5,8

Яңа тормыш 5,6

Район буенча уртача хәзерләнгән азык берәмлеге дә 5,6 центнер тәшкил итә. Инде шушы уртачадан түбән эшләгән хуҗалыкларның күрсәткечләрен карыйк.

Сорнай 5,3

Якты юл 4,9

Маяк 4,8

Татарстан 4,8

Игенче 4,5

Уңыш 4,3

Смәел 4,2

Борнак 4,1

Алга 2,8

Тукай исем 2,8

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә биргән мәгълүматларына караганда, ай бетеп килүгә карамастан, 5 җәмгыять шәхси хуҗалыкларга бер грамм да печән бирмәгән булып күренә. Үзендәге малларга әле дә беркадәр кышлык азык туплый алмаган авыл кешесе күмәк хуҗалыкта тынычлап эшли алырмы? Авыл кешесенең терлекләре турында да бүгеннән, бердәм кайгыртырга кирәк. Район хуҗалыкларында 3,3 тонна яфрак азык хәзерләнде. Аның 1,3 тоннасы «Алга»да. Биредә витаминлы үләннәрне дә тоннага якын җыеп киптерделәр. Ә «Арбор»да икенең берсе дә юк. Болар Тукай исемендәге хуҗалыкта да бик аз. Җәйнең һәр көнен нәтиҗәле файдаланып, мөмкин булган барлык азыкны күбрәк туплап каласы иде. Кар астында калган печән түгел әле.

Фото: http://www.altairegion22.ru/upload/medialibrary/3bf/zap1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X