Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Пьедесталның иң югары баскычында

Моннан берничә ел элек кукуруз кабат пьедесталның иң югары баскычына менәчәк, аңа игътибар бермә-бер артачак дисәләр, ышаныр идекме икән? Дөрес, ул яңа культура түгел, аны Рәсәйдә элекке ил башлыгы Никита Хрущев заманыннан бирле игәләр. Тик... хәзер инде аны бөтенләй яңача үстерәләр һәм файдаланалар.

Чорына карап, аңа мөнәсәбәтләр төрле булды. Үткән гасырның илленче еллар азагы алтмышынчы еллар башында аңа булган мөнәсәбәт еш кына мәзәк хәлләргә чыганак булса да, бүген ул бөтенләй башка яктан – орлыкка җитештерү юнәлеше буенча популярлаша бара. Үзенең энергияле азык чыганагы булуын  кабат раслады ул. Бу юнәлештә районда беренче «карлыгач» – «Смәел» хуҗалыгы булды. 2011 елда кукурузны бөртеккә игүне алар башлады.

–Пятигорск шәһәрендә урнашкан кукурузны өйрәнү буенча Рәсәйнең фәнни тикшеренү институты галимнәре белән бергә эшли башладык, – дип искә ала ул елларны хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакиров. – Төрле катнашмалар белән кукуруз орлыгын җиңсәләргә тутырдык. Дөрес, ул елларда әле комбайннарның көче җитмәү, кирәкле механизм-җайланмаларның булмавы нәтиҗәлелекне шактый киметте. Бүген инде технологияләр күпкә үзгәрде...

Смәеллеләрдән күреп, «Кызыл юл», «Татарстан» хуҗалыклары да кукурузны орлыкка игүне үзләштерде.

–Без 2015 елдан бирле эшлибез, – ди «Татарстан» хуҗалыгы баш агрономы Фирдүс Хәкимов. – Кукуруз мәйданнарын, шул ук вакытта орлыкка дигәннәрен дә елдан-ел арттыра барабыз. Бер-ике ел корнаж белән дә шөгыльләнеп алдык, соңгы өч елда орлыкка үстерү буенча нәтиҗәләр шактый матур булды. Быелга әле нәтиҗә ясарга иртәрәк, кукурузны орлыкка суктыра башламадык. Уңышны мулдан вәгъдә итәләр, тик әлегә өлгереп җитү өчен җылы көннәр булу кирәк. Силоска килгәндә, анысы бик мулдан һәм сыйфатлы итеп салына, бер атналык эш калды...

Бу көннәрдә хуҗалыкта кукуруз игүгә, технологияне камилләштерүгә багышланган район семинары булды. Анда районның хуҗалык җитәкчеләре, агрономнарыннан тыш, «Казан Агрохимсервис» оешмасы белгечләре, кукуруз үстерүгә махсуслашкан фирма вәкилләре катнашты. Баксаң, «Татарстан» хуҗалыгы быел кукурузның төрле сортларын тәҗрибә участогында сынап караган икән.

–25 төрле сортны сынадык, – ди Фирдүс. – Хәзер бит инде яңадан-яңа сортлар, гибридлар барлыкка килеп тора. Бу базарда конкуренция бик көчле, һәркем үзенең товарын тәкъдим итәргә тырыша. Шуңа күрә үзебезнең шартларга яраклы, алданрак өлгерә торган, табышлы, файдалы сортларны сайлап ала белү бик мөһим, шулай ук үстерү технологиясен дә төгәл үтәргә кирәк. Бу сынаулар шул ягы белән бик файдалы.

–Кукурузны гомер-гомергә иң азактан, җылы ярата торган культура дип май ахыры июнь башларында чәчәләр иде. Хәзер киресенчә...

–Кукурузның үсү, орлыгының өлгерү срогы бар. Аңа сыешу өчен иртә чәчәргә кирәк, без ел да 5-8 майларда чәчәргә тырышабыз. Кукуруз бик нәзберек культура димәс идем. Шулай да ул туфракка зур игътибар сорый. Кукуруз үстерәсе мәйданнарны көздән сукалап яки тирәнәйтеп эшкәртеп куярга кирәк. Кукуруз үстерүгә махсуслашкан фирмалар белән хезмәттәшлек итү дә бик мөһим. Без үзебез «Лимагрейн» фирмасы белән өч ел хезмәттәшлек итәбез. Алар безгә коры технологияне өйрәтеп кенә калмый, агрономнары, әледән-әле килеп, бөтенесен конкрет басуда хәл итәргә булышалар. Практик ярдәм бик нәтиҗәле була.

–Бу семинар-киңәшмә, монда ишеткән-күргәннәр эзсез калырга тиеш түгел, – дип башлады үзенең чыгышын район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Инде бүгеннән киләсе ел уңышы турында кайгырта башларга кирәк. Кукуруз үстерү технологияләрен тагын да камилләштереп, алдынгы тәҗрибәгә таянып, булган кимчелек-хаталарны кабатламаска тырышып эшләргә туры киләчәк. Ни генә дисәк тә, әгәр без мул сөт җитештерү турында, сөт җитештерүне тагын да арттыру турында сөйләшәбез икән, энергияле ризыклардан башка алар бары хыял гына булып калачак.

–Кукурузга  без гомер буе яктылык кирәк дип йөрдек, баксаң, кешеләргә кебек үк, аңа яктылык кына түгел, җылылык та кирәк икән, – диде «Казан Агрохимсервис» оешмасы баш агрономы Надир Гыйниятов. – Кояшлы булмаса да, җылы көннәр дә әлеге культура файдасына. Быелгы яз әнә шуны тагын бер кат исбатлады. Беренче чәчкән кукурузлар матур булып тишелеп чыкканда, басуларның бер өлешен, тоташ яңгырлар сәбәпле, ике атнага соңга калып чәчәргә туры килде. Алар соңга калыр инде дигән идек. Аннан соңгы җылы көннәр үзенекен итте: бу үсентеләр дә беренче чәчкәннәрне «куып» җитте.

Бу көнне семинарда катнашучыларга «HORSCH» тагылма техникасының өстенлекләре турында да сөйләделәр. Бу агрегат нәкъ менә кукуруз үстерелгән мәйданнарын эшкәртүдә бик табышлы. Гади агрегатлар белән бу җирләрне нәрсәдер үстерерлек хәлгә җиткерү өчен өч кат эшкәртергә туры килсә, бу тагылма белән бер кат эшкәртү дә җитә. Әле өстәмә бункерлар куйган очракта, берьюлы туфракка ашламаны да кертеп була, дип аңлатты белгечләр. Шулай ук үсемлекләрне тукландыру, саклау чараларын үтәгәндә нәтиҗәле, перспективалы булган препаратлар да тәкъдим ителде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин кукуруз үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем механизаторларга бүләкләр дә тапшырды. Шулай ук әлеге семинарны оештыруда катнашкан башкала кунаклары да буш кул белән килмәгән иде. Ә җиңүчеләр булып, «Татарстан» хуҗалыгыннан Илдар Мәхмүтов, Рафил Каюмов, «Дуслык»тан Петр Трофимов, Илшат Салихҗанов, «Якты юл» һәм «Сорнай» хуҗалыкларыннан Илдар Әшрәфҗанов һәм Алексей Матвеевлар танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пьедестал