Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Проволочник"тан ничек котылырга?

Моның өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк.

Бәрәңге чәчәк атканда "проволочник"ның иң активлашкан чоры. Бу вакытта туфракка ара-тирә бәрәңге кисәкләре күмеп куегыз. Аларны гел казып, личинкаларын алып торырга кирәк. Алдавыч җимне тиз генә табу өчен бәрәңгегә калын тимерчыбык кадап куегыз.

Тагын бер ысул: көзен туфракта бер генә бәрәңге дә калдырмаска. Яз көне исә, бәрәңге чәчкәнче, берничә урында оячыкларга бәрәңге кисәкләрен салып куегыз. Ул урыннарны да билгеләп куярга кирәк. Кортлар бу урынга азык эзләп киләчәк. Даими рәвештә казып, кортларны юк итеп торырга кирәк булачак.

Шулай ук, кайбер кешеләр "проволочник" күренгән урыннарга горчица сибәргә куша, дип яза Кызыл таң.


Фото: pixabai.com

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге үстерү проволочник