Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Райондашыбыз Азат Борһанов “Фермер мәктәбе”н кызыл дипломга тәмамлады

Татарстанда “Фермер мәктәбе”нең өченче агымы чыгарылды

Күптән түгел “Фермер мәктәбе”нең чираттагы чыгарылышы булды, аны 40 кеше тәмамлады. Уку дәверендә алар табышлы агробизнесны баштан ук башлап, хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген арттырырга өйрәнде.

Әлеге укулар парта артында уку гына түгел, фермаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бару, кошчыларның, терлекчеләрнең һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кыйммәтле киңәшләре белән үрелеп бара. Моннан тыш, министр чиновниклары һәм икътисадчылары грантлар һәм ярдәм программаларына документларны ничек әзерләргә һәм үзләштерелгән һәр бюджет суммасы өчен дөрес хисап бирергә кирәклеген аңлата, дип белдерә әлеге укуларны оештыручылар.

“Фермер мәктәбе” - Россиядә тармак министрлыгының, регионнарның, профильле югары уку йортларының һәм фермерлар җәмгыяте лидерларының мөмкинлекләре, тәҗрибәсе һәм ресурслары берләштерелгән беренче мәйданчык. Өстәвенә, бу яңа формат.

Фермерлар мәктәбендә райондашыбыз Азат Борһанов та укып белем алды.

- Арабызда төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәгеләр бар иде. Әмма бу өлкәдә беребезнең  дә тәҗрибәсе юк. Биредә без бик күп яңалыклар белдек. Инде алган белемнәребезне практикада кулланып, зур уңышларга ирешәсе генә калды,- диде Азат.

Без исә Азатка зур уңышлар теләп, чираттагы дипломының игелекле булуын теләп калабыз.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Фермер мәктәбе”