Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рамил Нотфуллин: «Авылны яшәтүчеләр бүгенге көндә сез» (+фоторепортаж)

Бүген районыбызда комбайннар парадына старт бирелде. Беренчеләрдән булып «Игенче», «Алга», «Сорнай» хуҗалыгы комбайннары тикшерү үтте. Кайбер «кыр кораблары»ның кимчелекле җирләре булгалады, аларын комбайнчыларга төзәтергә кушылды.

«Игенче» хуҗалыгында урып-җыюга дүрт комбайн чыгачак, шуның берсе әле өр-яңа. Гомумән, биредәге комбайннар соңгы елларда бик шәп кенә яңартылды. Дүрт комбайнчы да инде тәҗрибәле, узган ел район буенча иң күп вымпелны алган Алмаз Гарипҗанов быел да уңышлы гына эшләрбез, дип ышана. Алмаз шушы көннәрдә генә өченче тапкыр әти дә булган, хәзер инде тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк булачак аңа.

«Алга»лылар шулай ук парадка зур әзерлек белән килгән. «Сорнай»лылар бүген борчак сугарга чыккан булганнар, парадка да алар шуннан килде.

Комбайннарның әзерлеген тикшерү тәмамланганнан соң комбайнчылар һәм ярдәмчеләр белгечләрнең чыгышларын тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларын да биреп үттеләр.

Гомуми алганда, кукурузны кертмичә, 29 мең гектар сугып аласы мәйданнарыбыз бар. Алардан игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу бары тик сездән генә тора. Ашлыкның бункерга төшкәне дә, төшмәгәне дә комбайнчы хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Быел район буенча 11 өр-яңа комбайн алынды, шулар белән бергә барлыгы 75 комбайн бар. Узган ел район буенча комбайннар саны 84 иде. Комбайннар саны кимү зыянга түгел, чөнки хәзерге заманча техниканың көче күбрәк. Барлык сугыласы мәйданнарны бүлеп караганда бер комбайнчыга 446 гектар туры килә. Янгын куркынычы көчле булу сәбәпле быел басу-кырларда янгын сүндерү машинасы гына түгел, сукалы трактор булса да яхшы булыр иде, - дигән киңәшләрен бирде районның баш агрономы Ирек Галимов.

«Сорнай» хуҗалыгында озак еллар комбайнчы булып эшләүче Альберт Шәриповны төп борчыган мәсьәлә – яшьләрнең эшкә килмәве булды. - Хезмәт хакларын уйларга, арттырырга кирәк. 90нчы елларда мин 1750 сум хезмәт хакы алып, шуңа мотоцикл алдым. Ул заман өчен бик зур акчалар иде бу. Хәзер бит алай түгел, - диде Альберт абый.

«Авылны яшәтүчеләр бүгенге көндә сез», дип мөрәҗәгать итте район башлыгы игенчеләргә. - Уңыш быел чигенке булачак, шунысын да җайлап, ашыкмый, тырышып җыеп ала алсак иде. Имгәнүләрсез, хәвеф-хәтәрсез эшләп чыгарга язсын, - дип урак кампаниясенә старт бирде район башлыгы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады