Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рамил Нотфуллин Бөрбашта булганнан соң хуҗалык җитәкчеләренә нәрсәдән үрнәк алырга чакырды? (+фото)

Терлекчелек буенча 7 айлык үсешенә нәтиҗә ясау өчен күмәк хуҗалык җитәкчеләре һәм баш зоотехниклар “Бөрбаш” хуҗалыгының Алан фермасына җыелдылар.

Бөрбаш терлекчеләре хезмәтләре белән һәрчак мактаулы булды. Алардан тормаган сәбәпләр аркасында бераз чигенеш булса да, инде ул үрләр яңадан яулана. Бүгенге көндә хуҗалык буенча 15 тоннага якын сөт савыла. Шуның яртысы Алан фермасына туры килә. Киңәшмә вакытында фермаларның төзеклегенә, чисталыгына, монда булган тәртипкә һәркем игътибар бирде.

Җирле җитәкчеләрнең киләчәкктәә үсешне дә нәкъ менә Алан фермасында күзаллаулары юкка түгел. Моның мисалы булып Аланда 600 баш савым сыерга төзелә башлаган мегаферма тора. 220 миллион сумга төшәчәк бу объектта кызу эш кайный. Хуҗалык рәисе Рафис Солтанов әйтүенчә, көзгә бу терлек бинасына күчергә фаразлыйлар. Тотылган чыгымнарны каплау өчен әлеге фермада кимендә тәүлеккә 15-20 тонна сөт савып алу зарури, диде ул.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин башка җитәкчеләргә дә шушындый төзелешләрдән үрнәк алырга чакырды. Хуҗалыкның хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Алан мәдәният йортында узган киңәшмәдә киң анализ ясалды, соңыннан район башлыгы хуҗалык комбайнчылары  янында булып хәлләрен белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев