Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рамил Нотфуллин: « Сезгә 6 мең тонна сөт саварга кирәк»

Узган атнада район күмәк хуҗалыкларында хисап җыелышлары башланып китте. Иң беренчесе «Яңа тормыш» җәмгыятендә булды.

Җыелышны «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов башлап җибәрде. Ул иң беренче чиратта узган елның игенчелек өчен иң авыр елларның берсе булуын ассызыклап үтте: «Язгы чәчүгә оешкан төстә үз вакытында чыгылса да, киткән чыгымнарны капларлык та уңыш җыя алмадык. Монда субъектив һәм объектив сәбәпләр дә бар. Беренчесе елның коры килүе булса, икенчесе яз һәм көзге кыр эшләре вакытында барлык технологик алымнарны җиренә җиткереп башкарылмавы. Һәрбер эшләнеп бетмәгән эш, бозылган технология, ындыр табагына кермәгән ашлык, зур суммага сатып алынган ашлама һәм авыр химикатларның файдасызга эшләве». Һәрбер тармак буенча эшләнгән эшләрне, җибәрелгән кимчелекләрне дә атап үтте җитәкче.
Игенчелек өчен 2021 елның сынау елы булуын баш агроном Илгиз Заһидуллинның да чыгышыннан ишетергә мөмкин иде: «Күпме көч һәм хезмәт куелса да уңыш без планлаштырылган кадәр булмады. Язын басуда кыр эшләре табигать шартларына карап, туфрак өлгергәч, 18 апрельдән басуга чыгылып, уҗым тукландыру, күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эшеннән башланып китте. Берничә көннән инде туфрак җитешкән басуларны чәчә дә башладык. Бозып чәчкән мәйданнар да булды, ә 2020 елда бозып чәчүләр бөтенләй булмаган иде».
– Игенчелектә акча керемен арттыру буенча киләчәктә нәрсә планлаштырыла, нинди культураларга игътибар арттырылычак, – дип кызыксынды район башлыгы Рамил Рашитович баш агрономның чыгышын тыңлаганнан соң. – Тимирязев исемендәге, «Татарстан» һәм башка хуҗалыклар белән чагыштырганда сезнең дә мөмкинчелегегез юк түгел бит. Сүз дә юк, 2021 елда җитештерелгән продукцияне сатып булмады, нигездә 2020 елда җитештерелгәне сатылды. Ләкин ул елда да 7 миллион 400 мең сум гына керем алгансыз. Игенчелектә үзегезгә зурырак бурычлар куеп эшләргә кирәк. Тәҗрибәгез бар, базагыз бар. Күршеләрегез 30-35 миллион сум акча кереме ала игенчелектән, сезнеке алты миллионга да тулмаган. Кукурузны орлыкка игү дә сезгә өстәмә табыш бирер де, шулай ук ни өчен «Яңа тормыш» хуҗалыгына бөртекле кузаклы культуралар орлыгын җитештереп сату белән шөгыльләнмәскә? Шуны да онытмагыз, акча керемен тәэмин итү өчен игенчелек һәм терлекчелек параллель барырга тиеш, – дип бурыч куйды район башлыгы.
– Моңарчы игенчелек терлекчелек өчен эшләде инде. Дуңгыз булу бик каты нагрузка бирде, чөнки ашлык бик күп кирәк иде. Ашлык күп кирәк булгач, корма ягын бик арттырып булмый, шуңа күрә рапс белән дә күпмедер шөгыльләнербез инде, соңгы елларда без аны онытып җибәрдек. Югары сыйфатлы уңыш бирә торган кукуруз мәйданнарын арттырдык, быел симәнәсе чит илнеке булган люцерна алып карарга һәм мәйданнарын арттырыга булдык. Анда уңыш кына түгел, ә сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыра торган элементлар да бар. Сөт акчасына гына карап тору дөрес түгеллеген беләм, игенчелектән дә акча кертү өчен барын да эшләрбез, – диде Илгиз Заһидуллин.
Терлекчелек тармагында 2021 елда башкарылган эшләре һәм алдагы елга куелган максат-бурычлары белән баш зоотехник Илһам Рәфыйков таныштырып үтте.
Куелган бурычларыгыз бар, ләкин алдагы елныкын да бер яктан да хуҗалыгыгыз үтәп бетермәде. Сез өч баш дуңгыз кимегән хисапка бер баш мөгезле эре терлек артырга тиеш дип әйттегез, сезнең 2000ләп дуңгыз кимегән, ә мөгезле эре терлек күпмегә артты соң? Терлекчелек иң күп акча керемен тәэмин итә. Шуңа да бу продукцияне күбрәк җитештерергә, аның белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Бу өлкәдә сезнең эшчәнлек җитми. Мин сезгә быел кимендә 6 мең тонна сөт саварга кирәк дигән бурыч куям, – диде Рамил Рашитович.
Хисап җыелышын йомгаклап, «Яңа тормыш» хуҗалыгы, Яңгул авылы районыбызда иң тотрыклы җирлекләрнең берсе. Эшләгән эшләрегез күп. Сезнең җирлектә тырыш, уңган халык яши. Яңгул авыл җирлегенең эшчәнлеге бик күп җирлекләргә үрнәк итеп куярлык. Җирлек башлыгы Ранил Фәритович үз чыгышында ел дәвамында нәрсәләр эшләнгәне белән таныштырды. Үзара салым акчасы җыйнап, халыкны туплап өмәләр оештыру буенча да бик актив эш алып барыла. Халыкны туплаганда һәм аларга

дөрес итеп мөрәҗәгать иткәндә алар андый эшкә дә алына, үзенең тормышын матурлау өчен хезмәт куя. Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең авыл өчен янып торуы да бик күңелле күренеш. Киләчәктә дә бердәм халык булып калырсыз дип ышанам, диде Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы