Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото)

Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.

Шушы көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин "Активист" һәм "Кызыл юл" хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты.
Активистлылар күпьеллык үләннәрне җыйнап алуны төгәлләделәр. Биредә берьеллык үләннәрне һәм борчак чабуга керештеләр. Кызу темплар белән җәмгыятьтә эшләүчеләргә печән бирү эшләре бара.
Басу-кырларыбызда яшел масса мулдан, культуралар терлекләр өчен файдалы үзлекләргә бай вакытны юкка сарыф итмичә, сенаж салу, печән хәзерләү эшләрен тоткарлыкларсыз алып баруны оештыру иң мөһим бурычларыбызның берсе. "Кызыл юл" хуҗалыгында да күпьеллык үләннәрнең соңгы гектарларыннан сенаж салу белән шөгыльләнәләр. Нинди генә кызу чор булса да, хуҗалык хезмәтчәннәренә дә тимофеевка һәм люцерна катнашындагы үләннәр катнашмасыннан печән бирергә җыеналар. Бүгенге көндә печәнне чабу эшләре бара.
- Ике хуҗалыкта да җир сулышын тоеп, басуларда игелекле хезмәт башкарган һәр игенче-механизаторга игътибар һәм хөрмәт зурдан. "Тәмле итеп ашаталар, хезмәтебезне аңлыйлар", - дип сөенгән механизаторлар белән аралашканнан соң әлеге хуҗалыкларның терлек азыгы хәзерләү чорына нинди әзерлектә килүләрен аңлыйсың. Егетләрнең һәркайсына хәерле хезмәт көннәре теләп калам! - диде Рамил Рашитович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы хәзерләү