Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район басуларында күпьеллык үләннәрне чабу торышы

Район хуҗалыкларында 16711 гектар күпьеллык үләннәрне чабасы бар. 19 июньгә алынган сводкадан күренгәнчә, аның 3102 гектары гына чабылган.

Ә инде күп басуларда люцерна, костер һәм башкасы чәчәккә бөреләнеп килә. Үләннәр картая, азыкның сыйфаты начарлана, туклыклылыгы кими.
Хуҗалык җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин күпьеллык үләннәрне чабуны 1 июльдән дә калдырмыйча төгәлләүне бурыч итеп куйды. Инде хәзер сводкадан карап кайсы хуҗалык җитәкчесенең бу мөһим эшне оештыруга ни дәрәҗәдә җаваплы каравын түбәндәге таблицадан күзәтик.
Саннар 19 июньгә, гектарларда.
Хуҗалыклар исемлеге
Чабылырга тиешле күпьеллык үлән басулары,
га
Чабылганы,
га
Дуслык
1225
333
Сорнай
948
297
Бөрбаш
1048
295
Активист
746
245
Игенче
1010
210
Кама
1084
187
Сосна
1085
183
Маяк
890
170
Труд
816
164
Якты юл
1140
150
Борнак
591
148
Арбор
600
134
Смәел
630
127
Кызыл юл
798
105
Яңа тормыш
997
93
Тимирязев исем.
833
72
Татарстан
840
59
Тукай исем.
465
57
Алга
662
43
Уңыш
303
30
Район буенча
16711
3102
Терлек азыгы хәзерләүгә чын-чынлап күңел биреп керешкәндә эш күләме шушылай кечкенә булыр идемени. Июнь ае узып бара, әле бер грамм терлек азыгы хәзерләмәгән хуҗалыклар бар.
Күпьеллык үләннәрне чабып печән-сенаж хәзерләүне оештыру бүген хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре өчен иң мөһим һәм җитди бурычларның берсе булып тора. Чөнки инде берьеллык үләннәр дә җитешеп килә. Ике фронтта берьюлы эш алып баруы бик кыен булыр. Шуңа күрә кыска срокларда күпьеллык үләннәрне чабып бетерергә кирәк.
Фото: http://pnz.pnzreg.ru/news/2012/07/10/16523803

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250